Гармун, баян моңын үз иткән Риф Хәмәтнуров

Балтач районының Түбән Сикияз авылында туып-үскән, Иске Балтач авылында гомер кичергән, хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләгән Риф Хәмәтнуров бала чагыннан гармун моңнарына гашыйк.

—Нәселебездә гармунда уйнаган кеше юк. Бик бәләкәй чагымда әни авыл магазиныннан тальян  гармун алып биргән иде. Авылыбыздагы оста гармунчы Зәки абый Бәхтиевка барып беренче “дәресләрне” үткәнем, мәктәпләрдә озын тәнәфес вакытында бию көйләрен, вальс уйнаганым, Сабантуйларда, авыл сәхнәләрендә чыгыш ясаганым  хәтердә. Унике яшемдә үзаллы шактый оста гына уйный башладым, туй мәҗлесләренә чакырала, ихлас күңелдән уйный идем... — дип искә ала ул артта калган бала, үсмер чак елларын.

Студент елларында һәвәскәр гармунчы, баянчылар әзерләү курсларына йөреп осталыгын тагын да арттыра Хәмәтнуров.

2008нче елдан башлап районда үткәрелгән гармунчыларның “Уйна, гармун!” бәйгесендә ел саен катнаша, күп тапкыр дипломант исемен яулаган. Татар, урыс, башкорт, мари, грузин халык бию көйләренә тезмәләр, “Раушаниям”, “Озата барма”, “Сарман”, “Уфтанма”  һәм башка халык көйләре аның репертуарында урын алган. Баян, тальян, хромка тугры дустына әверелгән аның. Аккордеонда да уйный. Анысы белән сәхнәдә чыгышлар ясаганы юк.

—Кулыма гармунымны тотып бер уйнап алсам, ничектер җиңеләеп калам. Ә бер җыр, көй ишетсәм, шуның белән яшим, — дип елмая героем.

Район мәдәният сарае каршындагы тальянчыларның  “Моң” халык ансамблендә уйный. “Моң”чыларның республика, район чараларының асыл бизәгенә тиң чыгышларын халык алкышлап каршы ала, алкышларга күмеп озата.  Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Галләмов җитәкчелегендә оешкан, соңгы елларда Алмаз Рәҗәпов, Шаһит Фәрхуллин кебек оста гармунчы, баянчылар кулы астында уңышлы эшләп килгән, оста тальянчы, баянчы Илшат Нуркаев, Фидан Юнысов, Риф Хәмәтнуровлардан торган ансамбль районыбызның йөзек кашына әверелгән.

Кичләрен җәйге айларда ишек алдына чыгып утырып гармунын тартып, тормыш юлдашы Розалия Хәмзә кызы кушылып җырлап җибәрсә, тирә-юнь кабатланмас моңга күмелә.  Күпләребезнең күңеле сусаган күңелгә якын, үз моңнарга.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.