Балтачлылар “Торатау җыены”нда катнашты

Балтач районы вәкилләре, V Бөтендөнья башкортлары корылтае делегатлары составында, “Торатау йыйыны”нда   катнашты.

Узган атнада  Ишембай районында, Торатау тавы итәгендә “Торатау йыйыны”  республика бәйрәме үтте.  Биредә республиканың  25 район, шул исәптән Балтач районы  вәкилләре   милли атрибутлар белән  бизәлгән тирмәләр урнаштырган.

Биредә милли кәсеп, аш-су әзерләү серләрен уртаклашып, осталар мастер-класслар күрсәткән.

Бәйрәм программасы буенча “Шәкәй” милли уены оештырганнар. Урысларның— лапта, америкалылыраның бейсболына охшаш уен бу.  “Торатау йыйыны”на  республиканың эстрада-фольклор төркемнәре концерт программасы белән чыгыш ясаган.

V Бөтендөнья башкортлары корылтае делегатлары составында, “Торатау йыйыны”нда Балтач районы вәкилләре дә катнашты.