Балтачка „Сәламәтлек поезды” килде

Балтач районында "Сәламәтлек поезды" тукталыш ясады. 11 июль көненә кадәр ул безнең  район җирлегендә  пациентларны хезмәтләндерә.

29 июньнән 11 июльгә кадәр Балтач  районы  җирлегендә күчмә диагностика лабораториясе  эшләячәк.

Апрель аенда  Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” чарасы башланды. Ул Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча авылда яшәүчеләр өчен дә  медицина ярдәме кулайлылыгын арттыру, уңайлылыгын күтәрү  максатында  оештырыла.

Диагностик чара кысаларында төбәк буйлап берничә бүлектән торган күчмә медицина комплексы йөриячәк. Анда төрле медицина җиһазлары, шул исәптән маммограф, флюорограф, кардиограф урнаштырылган. Пациентларны республика клиника хастаханәсе белгечләре – онколог, эндокринолог, невролог, педиатр, терапевт, шулай ук участок терпаевтлары   кабул итәчәк.

“Сәламәтлек поезды» 29 июнь көнне район үзәгендә эшен башлап җибәрде.  4-5  июль  көннәрендә лаборатория  Югары Карыш авылында эшләячәк.    6-7 июль  “Сәламәтлек” поезды Түбән Иванайда тукталыш ясый.  Иске Тушкыр авылы төбәгендәге авыллар халкы 10-11 июль  көннәрендә лаборатория хезмәтеннән файдалана алачак.

Белгечләргә пациент шәхсән үзе мөрәҗәгать итә ала.   Шулай ук участок терапевты яки фельдшер-акушер пункты мөдире  күрсәтмәсе буенча  карау үтәргә мөмкин.  Үзең белән паспорт медицина страховкалау полисы булуы кирәк.