„ Россия”дә иң беренчеләрдән булып химик утауга төштеләр

7 Июнь, 2019 - 11:27

Җәмгыятьтә hәр эшчегә ел әйләнәсенә эш өзелми. Бу аңлашыла да, чөнки авыл кешесен бер эш артыннан икенчесе көтә. Яшь кенә булуларына карамастан, Динар Кашапов, Илмир Төхбәтуллин үзләрен тырыш, ышанычлы эшчеләр итеп таныткан. Динар Кашапов җәмгыятьтә 6 ел эшли. Язын чәчү эшләрендә, кышын терлекләргә азык кертә. Илмир Төхбәтуллинның хезмәт стажы —10 ел. Әлеге вакытта егетләр химик утау эшләренә башлаганнар, 800 гектарга якын мәйданнарда эшләр башкарып өлгергән алар.

— Шушы егетләр үзләрен тырыш hәм ышанычлы эшчеләр итеп таныттылар. Вакыт белән исәпләшмиләр. Кайда гына эшләсәләр дә җаваплылар, — ди җәмгыять управляющие Ринат Гарипов.
Химик утау эшләре белән беррәттән, берьеллык үләннәр чәчү эшләре дә алып барыла. Бүген „Россия” җәмгыяте уңганнары авыл тормышының уртасында кайнап, киләчәген хәстәрләү белән яши.

Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.