„ Россия” җәмгыяте игенчеләренең Сабантуйда урыны түрдә

7 Июнь, 2019 - 10:35

Чәчелгән мәйданнар буенча „Россия” җәмгыяте районда — лидер. Җәмгыять эшчеләре химик утауга да иң беренчеләрдән булып башлады.
Җәмгыятьтәге җанлылыкны, яшьләрнең бил бөгеп, кыр хуҗасы булып басу иңләгәннәрен күреп шатланып кайттык. Быел уңган игенчеләр тырышлыгы белән 3 мең гектардан артык мәйданнарга төрле культуралар чәчелгән. Атап үткәндә, бодай —550, солы —450, вика—1 мең 50 гектарда, арпа—200, берьеллык үләннәр 800 гектарда урнаштырганнар.

Озак еллар көч салган механизаторлар тырышлыгы белән þгарыда әйтелгән культуралар басуларда урын алган. Аларның hәрберсе мактауга лаек. Мәсәлән, Флорис Әхияров 1988нче елдан алып биредә көч сала, Фигать Әхмәтҗанов— 30, Гаетхан Шәйнуров — 25 еллык хезмәт стажына ия, алар елда чәчү эшләренең уртасында булганнар. Кырык елдан артык хезмәт стажына ия Гаденан Мөхәмәдуллин, яшь механизатор Илназ Шәйнуров культивация эшләрен башкарганнар. Рәфис Мәрданов К-700 дискатор белән җирләрне эшкәртсә, Динар Кашапов, Радмир Әхкәмовлар җирләрне тыгызлаганнар. Ындыр табагыннан орлыкларны ЗИЛ автомашинасында Алмаз Абдулхаков белән Илнур Суфияровлар ташыган. Озак еллар көч салган механизаторлар белән беррәттән, студентлар да язгы кыр эшләрен башкарып чыгуга үз өлешен керткән. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары Салават Кашапов, Булат Васимов, Динар Васимов, Марсель Абдулхаков да авылдашларына чәчү эшләрендә ярдәмләшкән.
Рифина ГАЛИЕВА.