Бөре шәhәренә Русиянең халык артисткасы Надежда Бабкина килә

7 Июнь, 2019 - 10:29

11 июнь көнне 19.00 сәгатьтә Бөре шәhәрендә „Русия җырлары” фестиваль ­марафоны узачак. Русиянең көздән артык җырчысы бу чарада катнашачак. Иң зур кунак — ул Надежда Бабкина. Фестиваль 10 июнь көнне Благовещенск шәhәрендә старт ала. Безнең республиканың 10 шәhәрендә, шул исәптән Уфа шәhәрендә дә узачак. Чарага балтачлыларны да чакыралар. Яшләрдә патриотик рух тәрбияләү, милли үзаң үстерүне ул максат итеп куя.