Балалар лагеренда зур фаҗига

5 Июнь, 2019 - 16:07

Республика балалар сәламәтләндерү лагеренда бер үсмер үлгән. Тикшерүчеләр “саксызлык буенча кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча ачылган җинаять эшен тикшерә.
Фаҗига Бөре районында була. 15 яшьлек үсмергә флагшток килеп төшә. Нәтиҗәдә бала авыр тән җәрәхәтләре ала һәм үлә. Тикшерүчеләр вакыйга урынын караган һәм суд-медицина экспертизасы билгеләгән, лагерь хезмәткәрләрен, шаһитларны сораштырганнар. Вазифадагыларга һәм башка хезмәткәрләрнең балалар сәламәтләндерү лагеренда хәвефсезлек таләпләрен үтәүгә карата БР буенча Русиянең Тикшерү комитеты хокукый бәя бирергә вәгъдә итте