Тучыбай урта мәктәбенә — 50 ел

5 Июнь, 2019 - 15:06

Быел Тучыбай урта мәктәбе 50 еллык юбилеен билгели. Белем учагын төрле елларда тәмамлаган укучыларны, биредә эшләп киткән укытучыларны, педагогик хезмәт ветераннарын, гомумән язмышлары шушы мәктәп белән бәйле булган кешеләрне юбилей чарасында көтеп калабыз. Юбилей чарасы 9 июнь көнне 9.30 сәгатьтә башлана. Бәйрәмгә рәхим итегез.

Тучыбай урта мәктәбе коллективы.