Интеллектуаль спорт төрен үз иткән балтачлы Айнур Айдарбеков

5 Июнь, 2019 - 11:36

Аптырап калмагыз, шахмат дөньясында Нәҗметдиновтан соң Гата Камскиий исемле егет татар данын дөньяга таратты. Соңгы елларын Америкада үткәрсә дә, туган иле аңа hәрвакыт кадерле булды. Гатаулла Рөстәм улы белән Русия шахмат федерациясе горурлана ала. Чөнки гроссмейстер исемен чит илдә яуласа да, ул безнең мастерлар кул астында үскән. Аларны күрергә, спорт ягыннан үстерергә генә кирәк.

Сүзне ерактан башлауның сәбәбе бар. Безнең куанычка, Балтач районында да шундый бер егет үсә. Андыйларны вундеркинд, диләр. Ул Айнур Айдарбеков. Ярышларда ул олылар төркемендә уйный, призлы урыннар ала. Характеры бик тыныч. Айнур осталыгын даими камилләштерә. Күп сандагы дебютларның иң отышлы вариантларын ятлый. Агыйдел, Уфа шәhәрләрендә үткәрелгән ярышларда җиңде. Район күләмендәге уеннарда ул гел беренче. Шәхси тренерлары Фәнзәви Миңнеәхмәтов hәм Фәнгат Гәрәевлар Айнурның уңышларына куаналар.

Көндәлек хәзерлек планлаштырылган. Айнурның уңышларына иң якын кешеләре дә шатлана. “Толпар” спорт клубында үткәрелгән турнирда ул беренче урынны алды. Агыйдел шәhәрендә үткәрелгән җәйге балалар олимпиадасында да ул алдынгылар сафында. Күптән түгел оештырылган район беренчелегендә олылар арасында Айнур Айдарбеков призер.
Яшь спортчыга яңа уңышлар телисе генә кала.