Изге Болгар җыены

5 Июнь, 2019 - 11:08

Болгар бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан 30 ел рәттән Татарстан Республикасы Спас районының Болгар шәhәрендә „Изге Болгар җыены” уздырыла.

1430 ел элек Шәhри Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г. в.)нең өч сәхәбәсе килеп, Аллаhы динен таныта башлаган. Аңа кадәр дә болгар бабаларыбыз Тәңре дер дип, бер Раббыбызны танып яшәгән. Никадәр халыклар, милләтләр арасында, иң беренчеләрдән булып хак динне кабул иттеләр. Гасырлар буена саклап килделәр.

„Изге Болгар җыены” беренче тапкыр 1989 елда оештырыла. Шул вакытка кадәр Болгар бөтенләй онытыла язган. Качып-посып кына бирегә килә торган булганнар. 1989 елны 28 илдән вәкилләр чакырылган. Милли үзаң уяну, тарихка да күз салу, динебез асылын өйрәнү— шушы җыеннан башланган.

1989 елдан алып 2006нчы елга кадәр „Изге Болгар җыены”н Үзәк Диния нәзарәте оештыра. 2006нчы елдан Татарстан Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы hәм Татар конгрессы кушыла. Туксанынчы елларда Болгар җыенына 3-4 меңләп кеше җыела иде. 2006 елдан дүрт оешманың берьþлы берләшеп, чараны күмәкләшеп оештыра башлавы бу санның 30-35 мен кешегә кадәр артуына китергән. Халкыбызның горурлыгы, бабаларыбызның төрки дөньясында иң беренче булып Ислам динен кабул иткән быел 14—15 иþнь көннәрендә үткәрелә. Хөрмәтле мөселманнар hәм райондашлар, барыгызны да Изге Болгарга шөкер hәм дога мәҗлесенә катнашырга чакырабыз. Белешмә өчен телефоннар: „Үзәк” мәчет 2-19-27, „Батырша” мәчете 2-07-73.

Рәфис МУЛЛАГАТДӘР,
Имам-хатиб.