Усманда зиратны тәртипкә китерделәр

5 Июнь, 2019 - 10:51


Усман авылында өченче ел рәттән май аеның соңгы шимбәсендә зиратны тәртипкә китерү буенча өмә оештырыла. Быелгысында да халык бердәм булды.

Усман авылында туып, төрле тарафларга сибелгән ир-егетләр өмәгә актив кушылды. Авыл халкыннан тыш, Уфа, Дүртөйле, Нефтекама шәhәрләреннән, район үзәгендә яшәүчеләр дә килде. Иллегә якын кеше зиратны тәртипкә китерүдә катнашты. Иң өлкәненә —91 яшь иде, ул Зыя Сафин. Усман авылында туып, Сәйтәктә гомер кичерүче Нурлыгаян Хәмәдуллин да бу изге эштән читтә калмады. Өлкәннәрдән Фәhим Фәтхиевны да телгә алырга кирәк. Дүртөйледән килгән Флүзә Әминеваны да зиратны тәртипкә китерүдә үз өлешен кертте.

Киләсе елда да май аеның соңгы шимбәсендә зиратны җыештырырга дигән планнар белән яшибез. Көннең иртәнге сәгатьләрендә мәңгелек йортны җыештырсак, шул ук көнне төштән соң „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен үткәрергә ниятлибез. Бер очрашуда саваплы hәм күңелле эш башкарачакбыз. Язмышлары Усман авылы белән бәйле hәр кешене киләсе елда көтеп калабыз.

Рәзиф ХАНОВ,
„Зәйтүнә” мәчете имамы, авыл старостасы.