Ярты Европаны гизгән Көмьязы егете

31 Май, 2019 - 15:55


Көмьязы авылында гомер кичергән сугыш hәм хезмәт ветераны Шәмси Аскаров исән булса аңа 1 июньдә 100 яшь тулыр иде. Шәмси Галиаскәр улы хезмәт сөйгән, тырыш, сабыр, изге күңелле кеше буларак балалары, якыннары күңелендә урын алган. Ярты Европаны кичкән яугир Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта була, тыныч тормышта гади хезмәте белән дә хөрмәт hәм абруй яулый. Хезмәттә чыныккан, алга омтылган кеше буларак истә калган ул.

Шәмси Аскаров Көмьязы авылында ярлы крестьян гаиләсендә якты дөньяга килә. Тормышның ачысын hәм төчесен күп татырга туры килгән буын кешесе ул. Әти-әниләре укый-яза белмәсәләр дә, балаларын ничек тә укытырга тырышалар. Егет башлангыч белемне туган авылында ала. Арытабан Балтач җидееллык мәктәбендә укый. Уку чорында комсомолга керә. Балтач мәктәбен тәмамлагач, туган авылына кайтып, җиң сызганып колхозда эшли башлый. Уфада 1 ел укып кайткач, участок инспекторы булып эшли. 1939 елда Совет армиясе сафларына алына. Аның хәрби хезмәт юлы Ерак Көнчыгышта артиллерия полкында башлана. Өлкән командирлар тырыш егетне тиз күреп алалар. Күп тә үтми аны командирлар әзерләү буенча берьеллык курска алалар. Райондашыбыз анда да сынатмый.
\
Полк мәктәбен тәмамлагач орудие командиры булып хезмәт итә. Фашистларның сугыш башлау хәбәрен Шәмси Аскаров Хабаровскида ишетә. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырынача катнаша. Сугыш турында хатирәләрне яңартканда аның hәрвакыт йөзе җитдитләнә иде, дип искә ала якыннары.

Дошманны куып барганда янып морҗалары гына калган авылларны, җимерек шәhәрләрне үткәндә, ачлыктан шешенгән ятим балаларны, дар агачларына асылган патриотларны күрү шулкадәр авыр иде дип еш исенә ала ул исән чагында.

Илебездән фашист илбасарларын куып чыгаргач, Европа халыкларын фашизмнан азат итүдә катнаша. Җиңү яулап ярты Европаны үтә Көмьязы авылы егете Шәмси. Румыния, Венгрия, Болгария, Югославия, Австрия җирләрен дошманнан азат итүдә катнаша. Бөек Җиңү көнен ул Чехославакиядә каршылый. Дошман тулысынча җиңелде, дигән хәбәрне ишетеп рухланып, күңелендәге уйларны кәгазь битенә төшерә. Бу шигырь юллары аның балаларында бүген дә булса кадерле ядкарь буларак саклана.

Тап төшерми изге антыбызга,
Без үтедек Ватан кушканны.
Илгә тугры иде күңелебез,
Шуңа күрә җиңдек дошманны.

Чехословакиядә иҗат иткән „Җиңү бәйрәме hәм Сталин” дигән шигырен дә балалары редакциягә алып килгән иде.

Туган авылына 1946нчы елның июнь аенда гына кайта. Илләр гизеп кайтканда аның күкрәген Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары, „Батырлык өчен”, „Венаны азат иткән өчен”, „Германияне җиңгән өчен” медальләре бизи.

Исән чагында шушы орден, медальләре тагылган пинҗәген киеп йөрергә яратмый иде, үземне мактанган сыман тоям дип әйтә торган иде, дип аны искә алалар.
Сугыштан кайту белән ул олы абыйсы Әхмәтхан Усманов тәкúдиме белән тимерлектә эшли башлый. Куркып, шикләнеп башлаган эше аның гомерлек hөнәренә әверелә. Ул вакытта запас частьләр таба алмаганлыктан оста куллары белән үзе юнәтә, таба, эшли... Дүрт дистә елдан артык гомерен ул тимерче булып эшли. Тырышып, бар күңелен салып башкара. Шушы елларда Шәмси Аскаровның сугышчан бүләкләренә „Хезмәттәге батырлык өчен” медале дә өстәлә.
Шәмси Галиаскәр улының тормыш иптәше Нәзирә апа да авыр елларда солдат шинеле киеп, туган илебезнең азатлыгын саклауда үз өлешен кертә. Сугыштан соң колхозны ныгытуда эшлиләр. Нәзирә Имаммөхәмәт кызы Куйбышев исемендәге колхозның алдынгы чөгендер үстерүче буларак тарихка керә. Уңган, өлгеле гаилә буларак хөрмәт hәм ихтирам яулыйлар. Җиде балага гомер бүләк итеп, тормыш юлына озаталар. Зөhрә, Зиния, Шәех, Саҗидә, Булат, Айдар, Роза тормыш корып, хәзер үзләре күптәннән инде зур әни hәм зур әтиләр. Балалары да әти-әниләре сыман тырыш хезмәт юлын үткән кешеләр. Шәмси Аскаровның бүген 15 оныгы, 20 туруны бар, алар да зур әтиләренең юлын горур дәвам итә.
Хезмәттә корычтай чыныккан кешеләр буларак истә калган алар. Шәмси Аскаров 2003нче елның 14 мартында фани дөнья белән хушлашты. Тормышыбыз тыныч, имин булсын өчен үзен аямаган райондашыбызга 1 июнь көнне 100 яшь тулыр иде. Ул тарихка эшсөяр, гади, тыйнак, әдәпле кеше буларак кереп калды. Бу көнне аны белгәннәр изге догалар белән аны искә алырлар дип ышанасы килә.
Рифина ГАЛИЕВА.
(Фото гаилә архивыннан).