Безнең китапханәчеләр универсаль кешеләр

27 Май, 2019 - 15:29


Бүген район халкына 22 китапханә хезмәт күрсәтә. Шуларның икесе— үзәкләштерелгән район китапханәсе hәм балалар модель китапханәсе Иске Балтачта урнашкан. Дүрт модель китапханә hәм Тушкыр авылында күп функцияле үзәк бар. Китапханә системасында 32 кеше эшли. Китап фонды 400 меңнән артык. Бер кайда да булмаган урындагы материаллар булуы белән дә кыйммәт безнең китапханәләр. Һәр китапханәнең „В контакте”, „Одноклассники” тюркемендә махсус бите бар. Китапханә системасындагы бар яналыклар үзәкләштерелгән район китапхәнәсенең сайтында урнаштырыла.

Сер түгел, авылларда халыкка бергә җыелу, аралашу өчен урыннар чикле. Китапханә халыкны бергә туплау, аралашу ючен иң кулай урын булып кала. Китапханәчегә бар яңалыклар уртасында булган киң эрудицияле шәхес тә, яхшы психолог та булырга кирәк. Өч дистә елдан артык гомерен китапханә эшенә багышлаган Түбән Сикияз авылы китапханәчесе Диләрә Галиева халык белән уртак тел табып, үз эшен намус белән башкарган китапханәчеләрнең берсе. Авыл халкы белән озак еллар бергә кулга-кул тотынып эшләгәнгә Диләрә Камил кызы hәр укучысының нинди китап күңеленә хуш килгәнлегенә кадәр белә. Ул урындагы халыкның китапка карата карашы үзгәрмәгәненә шатлана. Интернет тормышыбызга кюн саен ныграк үтеп керсә дә кешеләр китапханәгә йюрүдән туктамый. Түбән Сикияз авылы китапханәсендә 30 меңнән артык китап исәпләнә. Ел саен китап фонды 200ләп басма белән тулылана. Китапханә башкорт, урыс, чит ил классикларыннан алып тюрле энциклопедияләргә, сүзлекләргә, белешмәләргә бай. Балалар өчен махсус чыгарылган энциклопедияләр биредә күп. Бәхәссез, сүз кешене тәрбияләү, яхшылыкка әйдәү сәләтенә ия. Китапханәче Диләрә Галиева мәктәп укучысын да, өлкәннәрне яхшы якка үзгәртүдә үз өлешен кертә.

—Клуб мөдире Фәнилә Гыйләҗева белән бар эшләрне бергә башкарабыз. Быелгы язда онытылып барган „Боз озату” йоласын үткәрдек. Авыл халкы бик теләп катнашты. Балалар китабы атналыгының hәр көне мавыктыргыч узды. „Библиотөн” акциясе кайчандыр Түбән Сикияз урта мәктәбен тәмамлаучы артистларыбыз апалы­ -энеле Лиана hәм Илмир Хәйртдиновлар, Альбина Кашановаларга багышланды. Пионерия көне исә бик күпләрне үткәннәргә, яшьлегенә алып кайтты. Халык китап укый. Кайбер китапларны халык кулдан-кулга йюртеп укый. Зәвирә Сәлимгәрәева, Рәмилә Сәитовалар hәр китапны көтеп ала, китапханәдә алар укымаган китап калмады дисәк тә арттыру булмас. Китапханәләргә халык килә, димәк хезмәтебез кирәк, —ди Диләрә Камил кызы.

Китапхәнәчедән башка авыл тормышын күз алдына китерү авыр. Ул авылда универсаль кеше. Сайлау кампанияләре, концерт кую, төрле чаралар булсынмы —аларның берсе дә Диләрә Галиева катнашлыгыннан башка үтми. Ул агитатор да, „Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзасы, хорда җырчы да... Үзенең активлыгы белән ул халыкны алга әйди.

Рифина ГАЛИЕВА.