Балтачта булачак солдатларны хәрби хезмәткә озаттылар

27 Май, 2019 - 15:12

Гәзит битләрендә хәбәр итүебезчә, быелгы язгы чакыруда 50 балтачлы армия сафларын тулыландырачак. 27 май көнне ике райондашыыз: Тутагач авылы егете Илнур Хөснуллин hәм Көмьязы авылыннан Азамат Сәитгалиевлар беренчеләрдән булып солдатка юлландылар. Июнь ахырында hәм июль башында балтачлыларныњ күпләп армияга алынуы көтелә.

Райондашларыбызга яхшы хезмәт итеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.