Сабыйларны мәктәпкә озаттылар

24 Май, 2019 - 15:44

Агымдагы елда „Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре ике төркем сабыйларны, барлыгы дүрт дистәдән артык баланы, мәктәпкә озатты. Тәрбиячеләр Ленария Саяфетдинова, Нурсылу Фәтхлисламова, Юлия Нәбиуллина, Светлана Мостафина, Миләүшә Рәхмәтуллина, тәрбияче ярдәмчеләре Эльвира Фәйрушина, Сәрия Әхмәтова, Гөлнур Галинурова шушы сабыйларны тәрбияләүдә, дөньяны танып-белүдә үз өлешләрен керткән шәхесләр.

Шатлыклы мизгелләрне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова, ата­аналар, зур әниләр, апалар hәм башка якын кешеләре уртаклашты. Сабыйлар изге юл теләп, сау-сәламәт булып, яхшы укырга өндәделәр.

Балаларның төрле hөнәрләргә ия булуларын күреп сөендек. Бик күп җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнгән алар. Мәзәк шигырьләре белән дә сөендерделәр. Музыка җитәкчесе Римма Шакировага, тәрбиячеләргә, барлык бакча хезмәткәрләренә, сабыйларга күңелле ял сәгатьләре бүләк иткәннәре өчен ата­аналар чиксез рәхмәт сүзләре җиткерде.
Рифина Галиева.