Балтач һәвәскәрләре кыр хуҗасы — игенчеләрне җыр-моң белән дәртләндерде

23 Май, 2019 - 16:49

„Рассвет” җәмгыяте игенчеләре чәчү эшләренә бүген нокта куйды. Алар 800 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчкәннәр. 200 гектарда терлек азыгы утыртканнар. Вахит Шәйнуров, Марс Тукаев, Фәйрүз Сәлимов, Фәнис Кашапов, Раниф Шәйхетдинов, Мисхәт Әхмәтҗанов, Илсур Мирhаҗев, Рөстәм Низаметдинов, агроном Данил Фархутдиновлар чәчү эшләренең соңгы көннәренә кадәр басуда булганнар. Җәмгыять директоры Фидәрит Мирhаҗев әйтүенчә, еллар имин килеп, уңыш мул була күрсен.

Басуда игенче тырыш хезмәткә дәртләндерүче җырлар яңгырады. Руслан Кабулов, Алсу Әхмәтсафиева, Гөлназ Шәрифуллина, Әлфинә Нуркаевалар үзләренең җырларын җиткерделәр.Район мәдәният сарае хезмәткәрләре Гөлфия Шәисламова, Гөлназ Галләмовлар да очрашуда чарада катнашты.
Рифина ГАЛИЕВА.