22 Май, 2019 - 10:34

Лимон бөтнеге мелисса— гаҗәеп үсемлек. Аның йокысызлыктан интеккәндә, ашказаны-эчәк органнары, нерв системалары авырулары вакытында, бавыр авыртканда, йөрәк какканда шифасы бар. Йөрәк еш типкәндә аны кулланалар. Бер аш кашыгы вакланган, кипкән мелиссага бер стакан кайнар су салып, 30 минут төнәтергә. Сөзәргә hәм җылы килеш көнгә өч тапкыр, ашар алдыннан яртышар стакан эчәргә. Әгәо бу доза сезнең өчен күп булса, организмга җайлашып дозаны киметә төшегез.