Балтачның „алтын куллы” хирургы иде

17 Май, 2019 - 10:10


Ак халатлы Томас Нугаевка „алтын куллы хирург” дигән исемне халык озак еллар салган тырыш хезмәте өчен үзе бирде. Фани дөньяны калдырып китүенә дистә елдан артык вакыт узса да, Балтач районы халкы аны онытмый, бүген дә ихтирам, хөрмәт белән искә ала. Бу зур бәhа. Исән булса, аңа 21 май көнне 90 яшь тулыр иде.

Томас Азамат улы 1929нчы елны Свердловск шәhәрендә дөньяга килә. Гаиләләре Югары Тәтешлегә күченеп кайткач, урта мәктәпне шунда тәмамлый. Тәүге сайлаган hөнәре спорт белән бәйле булса да, кешеләргә изгелек кылу теләге, балачактагы хыялы аны Башкорт дәүләт медицина институтына алып килә.

1956 елда институтның дәвалау факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, врач-хирург hөнәренә ия белгечне Балтач районына эшкә җибәрәләр. Уку йортын бергәләп тәмамлаган тормыш иптәше Анна Николаевна белән җиң сызганып эшкә тотына алар.

Томас Нугаев тәүдә Сәйтәк участок больницасына баш врач итеп тәгаенләнә. Энергиясе ташып торган яшь белгечне халык тиз арада яратып өлгерә. Эштә үзен тик уңай яктан күрсәткән врач, 1960нчы елда үзәк район больницасына баш врач итеп үрләтелә. Ул чорда врачлар җитешмәү сәбәпле, Томас Азаматовичка врач, хирург эшен алып барырга туры килә.
Көннең нинди генә вакыты булуга карамастан, ашыгыч операцияләр ясый, көн-төн белән исәпләшми, күп вакытын операция өстәле артында уздыра. 1964нче елда аны хирургия бүлеге мөдире итеп күчерәләр. Ул 30 елдан артык шушы бүлекне җитәкли. Хирург, хирург-онколог булып эшли.
Томас Азамат улы җитди хезмәтенә җаваплы карашы, эшен яратып башкаруы белән аерылып торды. Ничәмә кешенең гомерен саклап калуы белән хөрмәткә лаек ул. Гомеренең ахырына кадәр Гиппократ антына тугрылыгын саклап калды. Хаклы ялга туктар яше җиткәч тә, 15 елга якын яраткан эшеннән аерылмады.

Томас Азамат улы СССРның Почётлы доноры булды. Халык телендә „алтын куллы” хирург исеме алган Томас Нугаев меңләгән кешегә кабаттан гомер бүләк итте.

Тырыш хезмәте СССР Сәламәтлек саклау отличнигы, БАССРның атказанган врачы исеме белән бәяләнде.

Ярты гасырга якын гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган hәм медицина өлкәсендә якты эз калдырган ярдәмчел Томас Азамат улына 21 май көнне 90 яшь тулыр иде. Бу көнне балтачлыларда аны искә алырлар дип ышанабыз.