16 Май, 2019 - 10:35

Америка галимнәре бик җиңел ябыгу ысулы барлыгын ачыклаган. Ул бер авырлык та тудырмый, бернинди тырышлык та таләп итми.

АКШның Милли сәламәтлек институты галимнәре төнлә киемсез йоклау артык килограммнардан котылырга ярдәм итә, дип билгели.
Моны фәнни нигезлиләр дә – киемсез йоклау метаболизм процессын яхшы якка үзгәртә. Киенмәгән кеше тәнен җылыту өчен энергия сарыф итә. Ә йокы вакытында бу процесс тагын да активрак.

Организмга йокы һәм салкынлык белән тәэсир итү ябыгуны тизләтә.
Яхшырак нәтиҗә өчен галимнәр төнгелеккә тәрәзәне дә ачарга куша...