Бүген - Халыкара гаилә көне

15 Май, 2019 - 11:04

Бу бәйрәмне табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында билгеләп үтәбез. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә.
Районыбызда матур, үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе - тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә кайгыртып, яратып эндәшүче матур гаиләләр. Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.