Әхвәс Габделхаковны район җитәкчеләре, укучылары тәбрикләде

8 Май, 2019 - 16:22

Бөек Җиңүгә— 74 ел. Тыныч иртәләрне бүген безнең районнан утны-суны кичкән 11 яугир каршылый. Штәнде авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхвәс Габделхаков өчен май ае икеләтә истәлекле. Җиңү көне белән бергә ул гомер бәйрәмен дә билгели. Шушы көннәрдә аңа 95 яшь тулды. Хезмәт hәм сугыш ветеранын юбилее уңаеннан тәбрикләүләрне район җитәкчеләре hәм укучылары җиткерде.

Унҗиде яшеннән кулына корал алып сугышка киткән райондашыбызны зур юбилее уңаеннан тәбрик итәргә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев килде.

—Әхвәс абый, сез безнең өчен легендага тиң кеше. Сугыш яланында күрсәткән каhарманлыгыгыз яшь буын өчен үрнәк. Күркәм юбилеегыз уңаеннан тәбрик итеп, сезгә сәламәтлек, тыныч таңнар телим, — дип Котлау хаты hәм истәлекле бүләк тапшырды.
Котлауларга район ветераннар советы рәисе Гали Сәрвәртдинов кушылды.
—Калган гомерләр хәерле, дөньялар имин булсын,—диде Гали Карам улы. Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр hәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов та җылы теләкләрен юллады.

Сугыштан соң барлык гомерен Әхвәс Габделхак улы балаларга белем бирүгә багышлаган. Яңа Штәндедә укыткан чаклары гомеренең иң матур мизгеле буларак күңел түрендә урын алган. Яңа Штәндене ул курортка тиңли. Кайчандыр шушы авылда туган, башлангыч сыйныфларда Әхвәс Габдулхаковта белем алган укучыларының Чернушка шәhәреннән килүе белән дә истәлекле булды бу көн.

— Әхвәс абый—безнең беренче укытучыбыз. Яңа Штәнде авылында ул безгә башлангыч сыйныфларда белем бирде. Без биш бала үстек. Авылларны эреләтү башлангач, 1959 елда Новосибирск өлкәсенә яшәргә күченеп киттек. Кайда барганыбызны, безне нәрсә көткәнен үзебез дә белмибез. Укытучыбызның безне озатып калганы әле булса хәтердә, —ди абыйлы-энеле Мөхәммәтнур hәм Фоат Мифтаховлар.

Әхвәс Габдулхаковның укучылары кайда гына булсалар алдынгы сызыкта баралар, сынатмыйлар. Себер тарафларында укып, hөнәр үзләштереп туган якларына кайтканнар. Өлкәннәре Мөхәммәтнур Гыймран улы бар гомерен Уфа шәhәрендә төзелеш өлкәсендә үткәргән. Тырыш хезмәте өчен Хезмәт Даны орденнарына лаек булган кеше. Фоат Гыймран улы исә Чернушка шәhәрендә тәүдә киномеханик, арытабан 35 ел гомерен водитель булып көч салган. „Кайда гына булсак та, беренче укытучыбыз белән элемтәне өзмәдек, балалары белән да аралашып яшибез,” — ди алар. Укучылары мөгаллимнәрен хөрмәт итү йөзеннән аңа коммунистлар партиясе аша юлланган медаль тапшырдылар.

Арытабан Әхвәс Габделхаков тарихта иң каты алышларның берсе — Сталинград шәhәрен азат иткән мәлләрен искә алды. „Югары hөнәри осталыкка ия Паулюс армиясе белән каты алышлар бара. Алтмыш градус суыкка чыдый алмый, немецларга кулларын күтәреп бирелүдән башка чара калмады. Аларның коралларыннан бер „эскерт­тау” хасил булды. Искитмәле куркыныч сугыш барды биредә. Шәhәр җир белән тигезләнде. Бер квадрат метр җирдә 2-3 мең снаряд ярчыклары калды,”— ди ул.

Курск шәhәрен азат иткәндә полктагы хәрбиләрдән нибары ике кеше торып кала. „1943 елның июле. Немецлар кеше йоклаган вакытта hөҗүм итә. Иртәнге дүрт. Дистәләгән дошман танкы көнбатыштан көнчыгышка— шәhәргә юнәлә, без алдан казылган траншеяләрдә ятып калырга hәм дошманның артыннан hөҗүм итәргә тиеш. Моның сере гади, чөнки танкның бензин баклары hәм снарядлар артта урнашкан. Безнең бурыч—дошманның танкларын юк итү. Алар безнең чокырларга яшеренеп калганны белми. Танк узып киткән җирләрдә туфрак бер метр ярымга сеңеп кала. Йөрәк дөп-дөп тибә. Монда я исән каласың, я юк. Яндыра торган сыекчалар бәреп дошманның танкларын шартлатабыз. Коточкыч ут, тавыш, төтен... Без икебез 7 танк яндырдык.

Кич. Мин исән калган дустым белән сынып беткән агачлар арасында утырам. Безне танырлык түгел. Битләребез, киемнәребез янган. Тирә-юньдә тынлык, ачбыз, кайда барырга белмибез. Агачлар буйлап барганда үзебезнең офицерны күреп калдык. Килеп эндәштек. Без аны таныйбыз, ә ул безне юк. Ул безнең хакта белешмәләрне язып алды да, ул якка бармагыз, анда немецлар лагерь корган, дип икенче якка борып җибәрде. Исән калырга бер сәбәп булган бу. 20—30 километр ераклыкта безнең батальон җыелган, кыр кухнясы монда урнашкан, кешеләр килмәү сәбәпле ризыкны аударып киткәннәр. Шул алышларда безнең полк турында белешмәләр юкка чыкты, аларны язып алган офицерның язмышы да билгесез. Сугыш тәмамланып 37 ел вакыт узгач, безнең часть турында документлар табылгач, миңа 3 дәрәҗә Дан ордены бирделәр.

...Самолётлар күк йөзен камап алып, бертуктаусыз бомбалар ыргыта. Без, 16-18 яшьлек үсмерләр, карбазларга качтык. „Господи, спаси...” дип елап ялварган тавышлар җанны өзгәли, үлем — янәшәдә. Шул вакыт генерал­полковник килеп, арагызда динне белгән кешеләр бармы?— дип сорады. Я-мин, дип торып бастым. Догалар укый беләсеңме?— дип сорады. Әтиебез дини кеше булганлыктан, өч яшемнән догаларны өйрәндем. Шул вакыт кычкырып Коръәннән 2 сурә укыдым. Барысы да миңа төбәлгән, hәммәсе дә кычкырып елый. Шул коточкыч мәхшәрләр аша исән-имин чыгарга Аллаhы Тәгалә ярдәм итте, —ди утны-суны кичкән яугир.

...Мин исән чакта килеп йөрегез, адәм баласы бер-берсенә ярдәм итеп яшәргә тиеш, бер-берегезгә яхшы сүзләрегезне кызганмагыз,” —дигән фәhемле киңәшләре белән озатып калды дөньяда күпне күргән,күпне кичергән сугыш ветераны Әхвәс Габделхаков.

Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.