Сәйтәк укучылары ата-бабаларының каhарманлыгын онытмый

8 Май, 2019 - 15:58

Бүген Сәйтәк урта мәктәбе укучылары сугышта катнашкан зур әтиләре, туганнары портретларын күтәреп Сәйтәк авылы урамнары буйлап узды. Укучылар тынычлык яулап алган бабаларының фоторәсемен зур җаваплылык хисе белән күтәреп узды. Башлангыч сыйныф укучылары, өлкән абый-апалары белән беррәттән, тынычлык яулап алган кешеләргә шулай хөрмәт күрсәтте.
Рифина Галиева.