Балтачның яугир хатын-кызларын хөрмәтләделәр

8 Май, 2019 - 15:42

Илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгели. Тыныч иртәләрне бүген безнең районнан 11 яугир каршылый. Алар арасында икесе — хатын-кыз. Бүген районның хатын-кызлар советы рәисе Лилия Хөсәенова, район мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәмәтова, балалар китапханәсенең баш китапханәчесе Әгъния Ибраhимовалар утны-суны кичкән, батырлык үрнәге булган яугир апаларыбыз белән очрашып, сугыш хатирләре хакында фикер алышты. Тынычлык яулап алган апаларга истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.

„Тыныч көннәрнең кадерен белегез, бер тамчы суга интеккән чакларымны бүген генә искә алдым әле,” —ди Сталинград шәhәрен азат итүдә катнашкан Ханифә Фазылбәк кызы. Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе саннарының берсендә укырсыз.
Рифина ГАЛИЕВА.