Яңа Балтачта өмә үтте

29 Апрель, 2019 - 14:50


27 hәм 28 апрель көнне Яңа Балтач авылында өмәләр үтте: мәңгелек йорт тәртипкә китерелде, мәчет алды профнастил белән киртәләп алынды. Авыл халкы, район үзәгендә яшәүчеләр өмәгә актив кушылды.

Тирә-ягыбыз чиста, төзек булса шунда гомер кичергән халык, килгән кешеләр өчен нинди рәхәт. Ә тәртипне шунда яшәгән кешеләр үзләре булдырырга бурычлы.Чөнки үзеңнән башка беркемгә дә кирәк түгел ул.
Өмәләрдә зиратны тәртиптә тотучы Рәзиф Нәбиев, авыл старостасы Лида Суфиярова, мәчеттәге эшләрне хәстәрләүче Роберт Зарипов, техника белән ярдәм күрсәткән Илhам Мәрдановлар оештыру эшләрендә зур тырышлык салдылар.

Үлгәннәрнең каберен бел, дигәндәй өмәдә катнашучылар мәңгелек йортны тәртипкә китерү өчен үз өлешен кертте. Бу шулай булырга да тиеш. Чөнки иртәме, соңгы, барыбыз да шушы йортка киләчәкбез. Зиратны чистартканда халык күмәк булды.Корыган агач калдыклары, яфраклар, гомүмән барлык яндырылырга мөмкин булганнары яндырылды, чүп өемнәре түгелде.

Мәчетнең киртәләре дә күмәк көч белән яңартылды. Бу эшләрне башкарып чыгару өчен авыл халкы акча җыйды. Лена Галиева халыктан акча җыйды. Авылдашларыбыз Рөстәм hәм Илдар Хөснуллиннар да матди яктан ярдәм күрсәтте. Тимер баганалар утыртылды, профнастил киртәләр белән уратып алынды. Авылдашыбыз, эретеп-ябыштыручы Илгиз Сафинның тырышлыгын аерым мактауга лаек. Халык бердәм булды, булсын дип эшләде. Өмәдә катнашканнарның барысын да исемләп бетерү мөмкин түгел. Аларның барысына да чиксез рәхмәт. Киләчәктә дә актив булый. Бергәләшеп тирә-ягыбызны матурлыйк.

Рәшит ХӘБИБРАХМАНОВ.