24 Апрель, 2019 - 16:00

Русия Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, үзгәрешләр кертелгән документка кул куелган.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары үзгәрешләр кертелгән аттестат алачак. Документка мәктәпне тәмамлаучының туган һәм чит телләрне өйрәнүе турында мәгълүмат кертеләчәк.
Быел тапшырылачак аттестатта “туган тел һәм әдәбият” фәне буенча укучының нинди туган телне һәм чит телне өйрәнүе турында язылачак.
Ведомство мәгълүматлары буенча, узган елда Русия Федерациясе халыклары телләре арасыннан мәктәпләрдә 81 тел өйрәнелгән.
Тагын бер яңалык: быелдан урта белем бирү турындагы кызыл аттестатны барлык фәннәр буенча да “бишле”гә өлгәшкәннәр генә алачак. Шунысы да бар, математика һәм урыс теле буенча БДИ нәтиҗәләре 70 баллдан да түбән булмаска тиеш.