Май аенда ничек ял итәчәкбез?

22 Апрель, 2019 - 16:11

Май бәйрәмнәрендә Русия халкын озын яллар көтә.
Апрельнең соңгы атнасында нибары ике көн — 29, 30 апрель генә эш көне булачак. 30 апрельдә эш көне бер сәгатькә кыскарачак.
1 майдан 5 майга кадәр Яз hәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан ял көннәре игълан ителә.
9 майдан 12 майга кадәр Җиңү бәйрәме хөрмәтенә ял көннәре була.
Чөнки ял көннәре 5 гыйнвар, шимбәдән — 2 майга, пәнҗешәмбегә, 6 гыйнвар, якшәмбедән — 3 майдан, җомгага, 23 февральдән, шимбәдән 10 майга, җомгага күчерелде.
Шулай итеп, 5 көнлек эш атнасында 1,2, 3, 4, 5 hәм 9,10,11,12 май ял көннәре булачак. 8нче майда эш вакыты 1 сәгатькә кыскара.