Балтачлылар, чамасын белеп йоклагыз

22 Апрель, 2019 - 15:53

Профессор, медицина фәннәре докторы Эдуард Якупов сүзләренә караганда, йокы - туклану һәм физик күнегүләр кебек үк, организм өчен иң кирәкле әйбер.

Йокы режимы бозылудан инсульт, инфаркт, яман шеш авырулары барлыкка килү куркынычы арта, эшкә сәләтлелек кими, иммунитет, гомумән, тормыш сыйфаты начарлана.

Уртача алганда кеше 8 сәгать йокларга тиеш. Даими йокысы туймаган кешенең хәтере начарлана башлый. Нәкъ менә акрын йокы вакытында баш миендә мәгълүматны үзләштерү һәм истә калдыру процессы бара. Шул ук вакытта баш миендәге глимфатик система акрын йокы фазасында токсиннардан, кирәкмәгән продуктлардан, әйтик, Альцгеймер авыруы вакытында тарала торган аксымнардан, амилоидлардан арынырга булыша.

Өлкән яшьтәге кешеләргә көндез йокларга киңәш ителми, чөнки аннары төнлә йоклый алмыйлар. Әгәр дә кеше бик актив эшли һәм эше акыл хезмәте белән бәйле икән, 20-30 минут йоклап алу аңа көч-энергия бирә. Космик киңлекне өйрәнү идарәсенең астронавтлар белән уздырган тикшеренүләреннән күренгәнчә, 26 минут черем итеп алу эшкә сәләтлелекне 39 процентка арттырган.

Озак йокларга ярамый. Әгәр дә кеше 8-9 сәгатьтән күбрәк йоклый икән, инсульт булу куркынычы 1,5 тапкыр арта. Аз йоклау кебек үк, озак йоклау да зыянлы. Кечкенә балаларга исә озак йоклау хас, бу физиологик яктан шулай билгеләнелгән.

Белгечләр йокларга ике-өч сәгать кала, актив физик күнегүләр ясамаска, авыр ризыклар ашамаска һәм бүлмәне җилләтергә киңәш итә. Урамда йөреп керегез, бәйләргә, чигәргә, матур әдәбият укырга мөмкин. Детективлар, криминал турындагы китапларны йоклар алдыннан укымагыз, ди алар.

Иң аз йоклаучы кешеләр: Юлий Цезарь – 3 сәгать, Да Винчи – 2 сәгать (4 сәгать саен 15-20 минут), Бенджамин Франклин – 4 сәгать, Наполеон, шулай ук, 4 сәгать, Черчилль – 5 сәгать (көндез дә йоклап алган), Маргарет Тэтчер 5 сәгать йоклаган.

Альберт Эйнштейн исә 10 сәгать йоклый торган була.