Балтач урманнарында талпаннар күп

22 Апрель, 2019 - 15:37

Кояш җиргә нурларын ныграк сибә башлау белән кешеләр табигать кочагына ял итәргә юллана. Әмма көтеп алган алган ял көннәре сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин. Чөнки кечкенә талпаннар безне сагалап кына тора. Алар җитди авыруларның берсе — энцефалит белән авыру куркынычы тудыру кебек күңелсезлекләр китерергә мөмкин.

Урманга йөрмәсәң, талпан кадалмый, дип фикер йөртүчеләр бар. Күп очракта талпаннар үзләренең корбаннарын ярты метрдан биек булмаган үләндә сагалыйлар. Кеше талпанны сыту юлы белән дә, зарарланган кәҗә һәм сыер сөте белән дә зыян күрергә мөмкин. Талпан агач ботакларына, йорт хайваннарының йонына ияреп кайтып та кешене зарарлый ала.

Узган 2018 елда Балтач үзәк район дәваханәсенә талпан кадалган 56 кеше (шул исәптән, 14 яшькә кадәрге 22 бала) мөрәҗәгать итте. Кешеләрдән алынган 14 талпан бактериологик лабораториядә тикшерелде. Шулар арасыннан берсендә дә талпан энцефалиты табылмады.

Вируслы талпан энцефалиты — табигый чыганаклы кискен вируслы йогышлы авыру. Үзәк нерв системасын зарарлап бик күп клиник формаларда характерлана, авыр үтә. Аның нәтиҗәсендә инвалидлыкка һәм үлемгә китергән очраклар да бар. Узган елда Балтач районы территориясендә бу авыруга дучар булучылар теркәлмәде.

Талпаннар апрель аеннан июнь аена кадәр активлаша. Шулай ук август hәм сентябрь аенда алар үрчи башлыйлар. Алар үз корбанын þл hәм сукмак читләрендә сагалап торалар. Авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңел. Табигатькә чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз. Талпан энцефалитын кисәтүнең бер чарасы — специфик булмаган профилактика.

Ул махсус саклану костюмнары куллану. Идеаль вариант — башка киелгән капюшонлы һәм итек эченә кыстырылган балаклы чалбарлы, шулай ук кулларны (беләзекләрне) кысып торган комбинезон. Мондый костюм алырга хәлдән килми икән, яраклаштырылган кием (шома тукымадан тегелгән күлмәк, чалбар) кулланырга мөмкин. Күлмәк озын җиңле, җиң очлары сеңерле булырга тиеш. Күлмәк — чалбарга, чалбар балакларын носкига яки итек кунычына кыстырыла. Башны һәм муенны косынка белән бәйләү дөрес. Ничек кенә киенгән булсагыз да урманнан кайткач киемне, тәнне һәм чәчне, талпан булырга мөмкин барлык предметларны тикшерергә, киемне кагарга кирәк. Кырга чыкканда үләнгә утырырга киңәш ителми. Талпаннан саклану өчен репеллентлар кулланырга мөмкин. Алар белән тәннең ачык өлешләрен һәм киемне эшкәртәләр. Кулланыр алдыннан инструкция белән танышырга кирәк. Әгәр тәнегездә талпан тапсагыз...Мондый очракта аны алырга кирәк.

Паразитның өстенә май яки спирт тамызырга, 20 минут көтәргә, аннары аскы тәпиләрен элмәк рәвешендәге җепкә эләктереп җиңелчә генә өскә табан тартырга. Соңгысын пинцет ярдәмендә дә эшләргә була. Тартып алынган талпанны банкага салып больницага алып барырга.

Яшенә, җенесенә карамый, барлык кешеләр дә талпан энцефалиты белән зарарланырга мөмкин. Шулай да иң зур хәвеф төркеменә кергән кешеләр: урман хуҗалыгында, геологик разведка партияләрендә эшләүчеләр, автомобиль һәм тимер юллары төзүчеләр, нефть һәм газ торбалары, электрүткәргеч линияләр сузучылар, топографлар, аучылар, туристлар.
Талпан кадалган очракта прививка ясалмаган кешеләргә серопрофилактика үткәрелә. Бу очракта талпан кадалганнан һәм медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәннән соң 96 сәгать дәвамында талпан энцефалитына каршы иммуноглобулин кертелә.

Һәр талпан зарарлы түгел. Әмма аны тышкы рәвешеннән чыгып зарарланганнан зарарланмаганын аерып булмый. Шуңа күрә үзеңне талпан кадалудан сакларга кирәк. Талпаннар вирусны йөртүчеләр дә. Шуңа күрә кайда гына булсагыз да, талпан кадалудан сакланыгыз.
Тартып алынган талпанны банкага салып Бөре шәһәрендә урнашкан бактериология лабораториясенә китерергә кирәк (Калинин урамы, 18 санлы йорт). Бу –„Башкортстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль учреждениесенең Бөре филиалы бактериология лабораториясе. Монда талпанның зарарланганмы, юкмы икәнлеген ачыкларга мөмкин.

Талпан бөтен, изелмәгән, бернәрсә белән дә эшкәртелмәгән булырга тиеш.
Талпаннарны кабул итү вакыты 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. Төшке ашка тәнәфес 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатьләрдә. Ял көне — якшәмбе. Тикшерү бәясе — 300 сум.

Галина ПОРТНОВА,
„Башкортстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль учреждениесенең Бөре районара филиалы врач-эпидемиологы.

.

.