Янтимердә бар бер оста бакчачы

16 Апрель, 2019 - 12:03


Ямьле яз айлары җитте. Үзенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән арытса да, күңелгә ниндидер рәхәтлек өсти бу чор. Озак еллар дәвамындагы күзәтүләр, тәҗрибәмне гәзит укучыларга да җиткерәсем килә.

Алтмышынчы елларда туган балалар без. Балачак чорында бакчабызда 3-4 төп карагат, шомырт үскәне хәтердә калган. Алар да урманнан алып кайтарылган кыргый куаклар. Ул вакытларда бакча үстерү белән беркем дә ныклап шөгыльләнмәде. Магазиннарда мандариннар, бананнар, хәтта алмалар да сатылмый. Балачакта аларның hәммәсен дә тәмләп карыйсы килү теләге көчле иде.

Безнең авылда ике бакчада гына кыргый алмалар үсә, алар шулкадәр ачы булсалар да безгә тәмле булып тоелалар иде. Җитмешенче еллар башында ГАЗ-51 автомашинасында авылга алма үсентеләрен сатуга китергәннәре хәтердә калган. Аларның бер төбен 80 тиенгә саттылар. Әтиләрнең 3 сум акчасы бар икәнлеген дә беләм. Алма үсентеләрен алырга күпме генә үгетләсәм дә, алар каршы төште. Күрәсең, акчалары бүтән әйбер алырга ныграк кирәк булгандыр, бәлки. Хәллерәк күршеләребез 3 төп алмагач сатып алдылар. Әмма алар үсеп китә алмады. Аларга карау җитмәдеме, табигать шартларына яраклаша алмадалармы— өчесе дә корыды. Ничек карарга кирәклеген дә алар белмәгәндер, күрәсең.

Берничә ел узгач кына балачак хыялымны тормышка ашыра алдым. Җиләк-җимеш бакчасы утырттым. Әлеге вакытта бакчабызда төрле сортлы 40 төп алмагачым үсә. Алар төрле вакытка өлгерәләр. Яз көнендә бакчабыз ап-ак чәчәкләргә күмелә. Искиткеч матурлык бакчабызны камап ала. Бу гүзәллекне күреп күңел шатлана.

Август аеннан беренче кырауларга кадәр алмагачларда татлы җимешләр өлгерә. Ике айдан артык кызыл, яшел, сары алмалар күзнең явын ала. Аларга карап күңел күтәрелә, яшәүгә дәрт өстәлә. Үзең үстергән алмалар шулкадәр күңелгә якын. Эш нәтиҗәсен күреп шатланасың.

Бик күп кешеләр үзләренең участокларында урманнан китереп тупыл, юкә, шомырт, миләш кебек агачлар утырталар. Моны мин hич аңламыйм. Ни өчен? Урманга барып та алар белән хозурланып hәм сокланып кайтырга мөмкин. Хәзер авылларда бәрәңге утырту мәйданнарын да кыскарттылар. Чөнки бик сирәкләр генә бәрәңгене сатып өстәмә керем ала. Өлкән кешеләргә күпләп бәрәңге утырту авыр. Җиләк-җимеш агачларын утыртсагыз отылмассыз.

Район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесенең бакчасында алмагачлар, грушалар, чияләр hәм башка җимеш агачларын утыртканан беләбез. Авылларда бу эш ничектер сүлпәнрәк. 1990нчы елларда Яңа Янбай авылының урманында Финарис Салимханов алма бакчасы булдырып карарга тырышкан иде. Әмма төрле сәбәпләр белән башланган эш туктап калды. Урманда алмаларга үсеп китәргә куяннар hәм башка кимерүчеләр киртә булды. Әлбәттә, аның тырышлыгы мактауга лаек.

Авылларда буш торган бакчалар күп. Кирәкле мәгúлүмат туплап , эшкә генә тотынырга кирәк. Зур керемнәр алып булмаса да, шулкадәр күңелегезгә, җаныгызга рәхәт булырына шик юк. Авылларда агрономнар, биология укытучылары бу яклап башкаларга үрнәк күрсәтсеннәр иде.

Алмалар буенча үземне тирән белемле белгеч дип әйтә алмыйм. Әмма берничә кагыйдәне, таләпләрне төгәл үтәгәндә, ел әйләнәсенә экологик яктан чиста алмалар белән сыйлана аласыз. Киңәшләремә колак салырсыз дип уйлыйм. Гади генә, әммә мөhим таләпләр алар:

—алмагач үсентеләренә килгәндә, безнең якларга яраклаштырылган үсентеләрне сатып алыгыз. Мәсәлән, Бөре, Кушнарен питомникларыннан. Базарга китергән үсентеләрнең күбесе җылы яклардан китерелгән. Кыш көне алар туңа. Үсенте берничә ел туңа, hәм ахырдан hәлак була;
— алмагачны дөрес итеп утыртырга кирәк. Прививка ясаткан урыны җиргә күмелергә тиеш түгел;

— үсентеләрне үтәли җил йөри торган урыннарга утыртырга ярамый. Үсентеләр яшь булганда, алар сынмасын өчен таяклар куеп ныгытырга кирәк;

—кимерүчеләр кермәслек итеп җылытырга кирәк;

— салкыннардан саклар өчен мөмкин булган кадәр кар белән капларга тырышыгыз. Кырык градус салкыннарда да алар туңмый. Туңган очракта та төптән яңа боткалар чыгачак;

— Интернет аша җимеш агачларының куагын формалаштырырга өйрәнергә мөмкин.

Гади генә кагыйдәләрне үтәгәндә җимеш агачларын саклап калырга hәм мул җимеш алырга мөмкин. Кайберәүләр миннән ник шулкадәр күп алмагачлар утырттыгыз дип сорый. Моның сере гади. Кайбер алма сортлары бер елда уңыш китерә, икенчесендә— юк. Бер елда да отылмыйм, алмаларсыз калмыйм.

Сез дә җимеш китергән үсентеләрне күпләп утыртыгыз. Аларның яшеллеге яз, җәй айларында күзегезне иркәләсә, кышларын өстәлләрегез төрле кайнатмалардан, джемнардан, алма компотларыннан сыгылып торачак. Үз кулларың белән үстерелгән җимешләргә берни җитми.Сливалар, чияләр, карагатлар үстерегез, өстәлегездән табигый витаминнар өзелмәс.

ДАНИС ГИЛЬМАНШИН,
Янтимер авылы.