Балтач волейболчыларга бай төбәк

12 Апрель, 2019 - 11:47


Волейбол уенын үз иткән мәктәп укучылар арасында оештырылган „Алтын сетка” район бәйгесе оештырылуга — 10 ел. „Агропродукт” җәмгыяте җитәкчесе Марат Хәйруллин призларына hәм кубогына оештырылган бәйгедә ел саен төрле мәктәпләрнең кыз hәм егетләреннән тупланган командалар көч сынаша. Ун еллык юбилей уңаеннан үткәрелгән бәйгедә 150дән артык укучы катнашты.

Юбилей уңаеннан оештырылган бәйге көнозынына барды. Кызлар балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында көч сынашса, егетләр арасында бәйге „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында үтте. Спорт бәйгесендә егетләрдән тупланган — 10, кызлардан торган 8 команда бер-берсе белән көч сынашты. Волейбол буенча тренер Айрат Садыйков әйтүенчә, бәйгеләр киеренке, кызу барды.

— Призлы урыннарга чыккан спортчылар барысы зур әзерлек белән килгән. Тәҗрибә, озак еллар дәвамындагы тренировкалар hәм психологик әзерлек үз нәтиҗәсез калмады. Иң тәҗрибәлеләре җиңү яулады, — диде ул.

Марат Риф улының кече спортчылар өчен спорт костюмнары бүләк итүе, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә барлык бәйгечеләр өчен туклану оештырганы өчен дә яшь спортчыларыбыз чиксез рәхмәтле.
Рифина ГАЛИЕВА.
Автор фотолары.