Балтачлылалар адымлап сәламәтлеккә бара

9 Апрель, 2019 - 14:46


„Сәламәтлеккә 10 мең адым” акциясенә балтачлылар да актив кушылды. „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында әлеге акция спорт бәйрәменә әверелде. Өлкән яшьтәге апалар флешмоб оештырды. Узган елда ГТО нормаларын яхшы тапшырганнарга бронза hәм көмеш билгеләре бирелде.

Хәрәкәттә— бәрәкәт, дип өлкәннәр юкка гына әйтмәгән. Без бары тик физик яктан актив булганда гына тулы канлы тормыш белән яши алабыз. Район Хакимиятенең яшьләр, спорт эшләре буенча комитет рәисе Данис Шакиров сәламәтлекнең зур байлык булуын ассызыклап, спорт белән дус булырга чакырды. Балтач район үзәк больницасы табибы Ләйсән Әхмәтова көн дә 10 мең адым эшләүнең сәламәтлек өчен никадәр файдалы булуы турында сөйләде. 10 мең адымны километрга әйләндергәндә ул 5 километр чамасы була.

— Кеше көн саен 5 километр аралыкны җәяү узарга тиеш. Җәяү йөрү иң тәүдә тын алу юллары өчен файдалы. Кан йөрешен яхшырта, матдәләр алмашынуын тизләтә. Йөрәк-кан тамырлары авыруын кисәтә. Саф hавада җәяү йөргәндә кеше негатив уйларыннан арына, —диде Ләйсән Рәшит кызы.

Җәяү йөренең никадәр файдалы булуы турында ак халатлы тәфсилләп сөйләде. Шикәр авыруы, варикоз авыруларын профилактикалауда да аның роле бәhалап беткесез. Тән авырлыгыннан котылуда да менә дигән чара. Без hәммәбез төрле сәбәпләргә бәйле йөгерә алмыйбыз. Ә җәяү атлау hәр кешенең кулыннан килә. Кеше никадәр тизрәк атлый, шулкадар организмда матдәләр алмашынуы да тизрәк бара. Авылларда, район үзәгендә җәяүләп йөргән апалар санының артуын билгеләде. Сәламәтлекне алдан хәстәрләп яшәргә чакырды.

„Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов ГТО нормаларын бронза hәм көмеш медальләргә тапшырган апаларны тәбрикләде. Асия Әхмәтшина, Җәүhәрия Бикбова, Рәзифә Нигамәтҗанова, Ленария Нуриева, Лидия Сәфәрова, Фәридә Шәрипова, Фина Сәитова, Венера Солтаншина, Флорида Яхина, Кадрия Вәлиева, Флорида Гыйльмиярова, Фәйрүзә Исламова, Фәнәзия Вәлиева, Рәүзия Солтанова, Радина Фазлыева, Асия Фәисханова, Альфира Нуриәхмәтова, Хәмдүнә Сабирҗанова бу көнне бронза hәм көмеш медальләр алды. Алар үзләрен физик яктан нык булуларын исбатладылар.

Бу көнне биредә апалар өчен күчмә ФАП эшләде. Алар кан басымын, шикәр микúдарен үлчәтә алды.

„Романтик” яшүсмерләр клубы белгече Эльза Исламова җитәкчелегендә апалар заманча бию хәрәкәтләрен башкардылар. Фәнүзә Вәлинурова җитәкчелегендә оештырылган флэшмоб та бик күңелле үтте.
Арытабан апалар ГТО нормаларын тапшырды. Бассейнда су коенды, күмәкләшеп фотога төште, бер-берсе белән аралашыты. Аларның бу көне хәрәкәттә үтте, күтәренке кәефтә алар өйләренә таралды.
Рифина НИГАМӘЕВА.