Тучыбайлылар тарихка сакчыл карашта

1 Апрель, 2019 - 15:26

Тучыбай урта мәктәбендә республикабызның 100 еллыгына багышланган матур чара үтте. Бу чараны 8нче сыйныф укучылары: Назгөл Бакирова, Ләйсән Шәртдинова, Айнур Әхмәдуллиннар алып бардылар. Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфирә Сафина Республикабызга бәйле кызыклы һәм фәһемле мәгълүматлар белән уртаклашты. Башкортстан Республикасының гербы һәм флагы турында сөйләде. Китаплар күргәзмәсе булдырды, балалар аларны кызыксынып карады.
Башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр төшерделәр, алар бәйрәмнең матур бизәге булды.
Мәктәптә балалар көче белән хор тупланды. Чара ахрында алар Республикабыз турында җырлар башкардылар.
Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.