Балтачлылар, язгы боз куркыныч икәнлеген онтытмагыз

1 Апрель, 2019 - 11:56

Язгы ташкын су басу куркынычы белән яный. Бу чорда язгы бозның аеруча мәкерле булуын исегездән чыгармагыз. Тыштан ныклы күренгән боз язгы кояш hәм томан нәтиҗәсендә тотанаклыгын югалта. Язгы боз транспорт чарасын түгел, хәтта кешенең авырлыгын да күтәрмәскә мөмкин.

Боз кузгалу чорын күпләр көтеп ала. Ташкын вакытларын күреп калу йөзеннән кешеләр сулыкларга þллана. Әмма бу чор кешеләрдән аеруча саклык, тәртип hәм уяулык таләп итә. Ташкын вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре барлыгын исегездән чыгармагыз. Ташкын вакытында ТЫЕЛА:

— Язгы ташкын вакытында боз өстенә басарга ярамый, чөнки бу чорда боз кисәтеп чатнап тормый гына ярыла;
— боз киткәндә елга аша чыгу;
— ишегелеп төшү куркынчы булган кискен яр кырыйларында тору;
— күперләрдә , плотина hәм буаларда җыелу;
— бозның ныклылыгын аяк тибеп карау;
— елга hәм күлләрнең тирәнлегенә үлчәү;
— суга төшеп киткән кешегә 3-4 метрдан якын бару.
Әгәр дә боз төшеп китсә, нишләргә?

Паникага бирелмәскә. Кискен хәрәкәтләр ясамаска. Тын алуны тигезләргә. Суга батмас өчен кулларны ике якка киң итеп җәяргә hәм боз кисәгенә ябышырга тырышыгыз. Сезгә комачаулаган авыр әйберләрдән арыныгыз. Баш киемегез юешләнсә дә аны салмагыз, чөнки җылы баш аша чыга. Саклык белән генә, кискен хәрәкәтләр ясамый, күкрәк белән шуышып боз читенә якынлашырга.Башта бер, аннан икенче аякны боз өстенә салырга. Әгәр дә боз җимерелмәсә, ярга табан шуышырга.Очлы боздан сак булыгыз. Еш очракта кешеләр боз өстендә суыктан түгел, кан югалтудан дөнья белән хушлаша.

Юка боз өстенә менәргә тырышмагыз, чөнки ул янә сыначак hәм сез су астына китәчәксез. Акрын гына кул белән бозны сындырып, ярга таба үзегезгә юл салыгыз.

Ярга чыгу белән барлык киемнәрегезне салып, сыгыгыз. Үзегезне корытыгыз, hәм киенегез. Яланаяк бозда яки салкын җирдә тормагыз. Җылыну өчен төрле күнегүләр башкарыгыз. Йоклап китү куркынычыннан сак булугыз.

Зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү:
Тын юлларына су киткән очракта зыян күрүченең авыз эчен чистартырга. Аны йөзтүбән салып башын җиргә салындырырга, күкрәгенә, аркасына басып ашказаны hәм үпкәсеннән суны чыгарырга. Ясалма тын алдырырга. Кичекмәстән ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк. Күңелсез хәлгә тарыгында 01 hәм 112 телефоннанарына шалтыратырга.

Павлюс ШАКИРОВ,
патруль хезмәт төркеменең өлкән дәүләт инспекторы.