Иликбаевларның бар булмышы тырыш хезмәт

29 Март, 2019 - 16:00

Мишкә авылында гомер кичерүче Лидия Калиевна hәм Владимир Ильчикаевич Иликбаевлар алтын туйларын билгеләде. Биш балага гомер бүләк итеп, тормыш юлына озаткан пар алар. Бар булмышлары тырыш хезмәттә үтә. Алдынгылар сафында булалар. Кеше хезмәте хөрмәтле булган чорда яшәүләре белән бәхетле алар.

Лидия Калиевна 8 балалы гаиләдә иң беренчесе. Ишле бала булганлыктан, әти­әни өстенә авырлык салмыйм, үз көнемне үзем күрим дип, ул 16 яшендә Үзбәкстанга чыгып китә. Сырдарья шәhәрендә штукатур-буяучы булып эшли башлый. Чит тарафларга чыгып киткәнче үк Лидия булачак тормыш иптәше белән таныш була. Владимир Янтимергә туганнарына килеп йөргәндә үк кызга күз сала. Әти­әнисенә ярдәмләшеп, кече туганнарын карашкан, авырлыктан курыкмаган Лидиягә эш серләренә өйрәнгәнче кыенрак була. Өс-башын юнәтә, бараз якыннарына булыша. Әмма яшь кызның күңеле туган ягына тарта. Урындагы халыкның мөгамәләсе дә моңа этәргеч бирә. Лидия өч ел төзелештә эшләгәннән соң, 1969нчы елның гыйнварында туган авылы— Янтимергә кайта. Шул ук елның март аенда Владимир аңа тәкúдим ясый.

Яшьләрнең кавышу тарихы да бик кызыклы килеп чыккан. Кызны әти­әнисеннән соратып алып килүгә төнге өчләр җитә. Ат белән Янтимердән Мишкәгә урман аша, туры юлдан кайталар. „Төнге өчтә килен булып төштем”, —дип әле дә үткәннәрне искә алып икәүләшеп көлешәләр.
Мишкә авылы егете Владимир да җиде сыйныфны укыганнан соң, район үзәгенә килеп училищеда тракторчы hөнәрен үзләштерә. Уку йортының ачылган вакытлары була бу. Практика үткән вакытларында ук егет үзен булдыклы итеп күрсәтә. Эшкә батыр егет „Путь Ленина” колхозында хезмәт юлын башлый. Өч ел хәрби хезмәтен тутырып кайта hәм янә тракторда эшен дәвам итә. Остазы Николай Ижбулдин белән бер тракторда эшли. Булдыклы егет бераздан үзе яшь тракторчыларны өйрәтә башлый. Фәрдәт hәм Флорид Шәфигуллиннар, Виталий Дмитриев, ике туган энесе Илья Исакаевларны тракторда эшләү серләренә төшендерә.

Арытабан яшь гаиләнең бар булмышы тырыш хезмәттә үтә. Лидия Калиевна 25 ел сыер савучы булып эшли. Кул белән саву чорында эшли. Көмьязыдан китерелгән нәселле таналарны „өйрәтә”. Кешеләр йокысыннан уянган мәлдә, таң сызылып атканда ул эшеннән кайта. Ферма, балалар тәрбияләү, йорт мәшәкатьләре белән гомер сизелми дә үтә. Шул эшләрне башкарыр өчен кайдан көч, дәрт алдым икән дип аптырый. Арытабан төрле эшләр башкара. Лидия Калиевна — Хезмәт ветераны. Биш бала әнисе буларак, „Ана даны” медале белән бүләкләнгән.

Гаилә башлыгының бар булмышы трактор белән бәйле. ДТ-54 тракторында язгы чәчү эшләренең уртасында була. Сәгатенә 7 километр аралыкны узган тимер ат белән Бөре шәhәренә дуңгызлар ташый. Колхозга яңа Т-74 тракторы кайткач Владимирга техниканы ышанып тапшыралар. Төягеч белән җиhазландырылган трактор була ул. Язгы чәчү эшләренең уртасында булса, көзен туңга сөрү, кышын тирес чыгарау, салам тарттыру, кар тазарту кебек эшләрне башкара. Ялангач — Мишкә авыллары арасындагы юлларны күтәрттерү өчен таш ташуда катнаша. Хәтта Иванай авылына, Аскын районына юл төзүдә катнашырга җибәрәләр үзен. Ћәрвакыт алдынгылар сафында була. 1972нче елда туңга сөрү буенча алдынгылар рәтендә булганы өчен „Иж” мотоциклы белән бүләкләнә. Шул ук елда исемле сәгатькә лаек була. Фотосурәте озак еллар Мактау тактасында тора. 1976 елда өченче дәрәҗә Хезмәт Даны Ордены белән бүләкләнә.

— Тырышып эшләдем. Хезмәтемне күрә белделәр. Премияләр, бүләкләр, санаторияләргә путёвкалар— боларның барысы белән дә хөрмәтләделәр. Гомерем тракторда узды дисәк тә арттыру булмас, —ди ул.

1989нче елда аны урман чыгару тракторына утырталар. Унбиш ел ул агач чыгару эше белән шөгыльләнә. Көндез колхоз эшендә булса, төнгелеккә халыкка агачка баруларның исәбе-чамасы юк.

Балалар үстерү кебек күңелле hәм тынгысыз мәшәкатьләргә, эшкә чорналып гаилә тормышы ага. Бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Кызлары Сильва, Зифа, Анна, уллары Арсений, Артём хәзер үзаллы тормыш көтәләр, балалар үстерәләр.

Иликбаевлар икесе дә эшләгәч акчага кытлык кичермиләр. Ике йорт салып керәләр. Әлеге вакытта яшәгән йортларының бурасын бик кыйммәт хакка сатып алуларын билгелиләр. Мал-туар карыйлар, бакча үстерәләр, берничә ел ат та карыйлар. Балаларын үстерешергә зур әниләре ярдәмләшә. Авылда иң тәүгеләрдән булып „Рубин” телевизоры сатып алганнарын, эштән кайтуларына өй тулы халык, бигрәк тә бала-чагалар күп булуы, мич артыннан өй түренә узулары кызык хатирә булып күңел дәфтәрендә саклана. „Дружба” утын кискечен дә алар авылда иң беренчеләрдән булып сатып алалар.

— Тормыш көткәндә төрле чаклар була. Балаларга әтиләре нык таләпчән булды. Улларым әле шуның өчен рәхмәтле. Кешенекенә тимәгез дип өйрәттек. Минем кебек эшләп сатып алыгыз дип гел әйтә торган иде. Акчага сакчыл булды,—ди Лидия Калиевна.

Иликбаевалар үзләре корган нигездә тыныч кына гомер көзләреннән атлый. Гаилә башлыгына 73 яшь бирмәссең. Ул кышларын көн саен 5 километр аралыкны чаңгыда йөри. Аның бүләге — сәламәтлек дип билгели.

Балаларының ярдәмен тоеп яши алар бүген. Төрле тарафларда яшәгән балалары әти­әни нигезенә ашкынып кайта. Балалары, килен, кияүләре, 11 оныгы өчен аларның йорты җыелу урыны, җылы учак. Күңелләре киң аларның. Ћәммәсен якты йөз белән каршылыйлар. Озак еллар шулай була гына күрсен!
Рифина НИГАМӘЕВА.