Иске Тимкә мәктәбендә зур чара

27 Март, 2019 - 16:45


Иске Тимкә мәктәбендә химия фәне буенча узган семинар күпләр өчен мавыктыргыч булды. Семинарда районның химия укытучылары тәҗрибә уртаклашты, ачык дәрәсләр карады, яњалыклар белән танышты.

Мәктәп эченә кергәч безне укучылар шигъри юллар сөйләп һәм тәмле чәк-чәкләр белән каршы алдылар. Рита Фәйләсупова Иске Тимкә мәктәбендә 20 елдан артык химия фәненнән балаларга белем бирә. Рита Әннас кызы 8нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте. Җитди әзерләнгәне дәреснең һәр этабында чагылып торды. Бу дәрестән һәр укытучы ниндидер яңалык алды, үзебезнең дәрестә дә шул элементларны кулланырга кирәк әле дигән фикерләргә килде.

Ачык дәрестән соң укучылар көче белән әзерләнгән “Кызыклы химия” дигән чара карадык. Бу чарада төрле тәҗрибәләр күрсәттеләр. Укучылар үз рольләрен чын артистлар кебек башкардылар. Сценарий буенча язылмаган хәлләргә дә тап булдылар, укучылар югалып калмадылар, импровизация ясап, тарыган хәлләрне көлке-уенга әйләндереп чыктылар.
Без, укытучылар да, бу чарадан читтә калмадык. Мәсәлән, Уразай мәктәбе укытучысы Николай Салимгареев, Югары Карыш мәктәбе укытучысы Фәнүс Мөниров һәм мин Тучыбай мәктәбе укытучысы он, су, клей ПВА һәм химик реактивлардан төрле төсле буяулар ясадык. Ясаган буяулар белән Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Гөлшат Закирова матур чәчкә ясады. Безнең белән беррәттән башлангыч сыйныф укучылары да төрле буяу ясадылар, алар инде азык-төлек клейлары кулланды. Аларның да чәчкәләре бик матур килеп чыкты.

Чара ахрында укучылар үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Гөлшат Закирова инновацион технологияләр, программалар, ә Штәнде мәктәбе укытучысы Альбина Гайсина Бердәм Дәүләт Имтиханының авыр булган мәсьәләләр турында сөйләде.
Семинар азагында мәгәриф бүлегенең методисты Римма Сафина Рита Әннас кызына һәм Иске Тимкә мәктәбенең директоры Эльвера Хурматовага, коллективка зур рәхмәтен белдерде, чөнки Иске Тимкә мәктәбендә мондый семинар өченче тапкыр үткәрелә. Рита Фәйләсупованың укычылары Бердәм Дәүләт Имтиханны югары балларга тапшыралар. Әлеге укытучыныњ тәҗрибәсе күпләр өчен бары тик файдага.
Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.