Балтачның ак халатлылары ГТО нормаларын тапшырды

26 Март, 2019 - 10:14

Башкортстанның 100 еллыгы, ГТО нормаларының кабаттан кайтарылуына 5 ел тулу уңаеннан „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында ГТО фестивале үтте. Районның 13 оешмасыннан 80нән артык кеше бу чарада үзен сынап карады. Бу чарада табиб Салават Гыйльметдинов ГТО нормаларын югары дәрәҗәдә тапшырганы өчен ГТОның алтын билгесе белән бүләкләнде.