Башкорт ТКАХК хезмәткәрләре ГТО фестивалендә яхшы әзерлек күрсәтте

26 Март, 2019 - 09:53


Башкортстанның 100 еллыгы, ГТО нормаларының кабаттан кайтарылуына 5 ел тулу уңаеннан „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында ГТО фестивале үтте. Районның 13 оешмасыннан 80нән артык кеше бу чарада үзен сынап карады.

Тарихка күз салсак, ГТО нормалары башлап СССРда 1934нче елда кертелә, ә 1990 нчы елларда алар бөтен ил буенча туктатыла. Русия Президенты Владимир Путин 2014нче елның мартында ГТО физкультура комплексын яңадан гамәлгә кертү турында указ чыгарды. Аңа ярашлы, мәктәп укучылары hәм студентлар белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә hәм оборонага әзер икәнлеген дә күрсәтергә тиеш булачак.СССР чорында эшкәртелгән физкультура комплексы 10 яшьтән алып 60 яшькәчә кадәр кешеләргә кагылса, яңартылган комплекс 11 яшь категориясен үз эченә ала.

ГТО комплексының максаты даими рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә кешенең гомерен озайту hәм яшәү рәвешен сыйфатлы итү. Барлык яшь категориясенә караган кешеләрне күмәк рәвештә спортка ылыктыру. Ни өчен ГТО нормаларын тапшыру кирәк, дип фикер йөртүчеләр бар. Иң тәүдә ул үзебез өчен кирәк. Төрле авыруларны профилактикалу, hәркем үзен яхшы хис итсен өчен кирәк.

Сәламәт яшәү рәвешен алга алган райондашларыбыз ГТО нормаларын тапшыруда актив. „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов ГТО нормаларын тапшыру буенча республикада балтачлыларның бишенче урында булуы сөенечле икәнлеген билгеләде. Район советы рәисе, „Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев кешенең бар яклап та үсешендә спортның роле бәhалап беткесез икәнлегенә тукталды. ГТО нормаларын алтын билгесенә тапшырган балтачлылар да хөрмәтләнде. Нөркә авылыннан Наил Фаридонов, Римма Гәрәева, Иске Балтачтан Мөнирә Хәтмуллина, Рәмил Хаҗимуллин, Юлия Гаянова, Вил Рәҗәпов, Салават Гыйльметдинов, Рөстәм Вәлиев, Ирек Камалов, Илмир Фәридонов, Оксана Йосыпова, Штәнде авылыннан Юлия Асрарова, Яңа Ямурзадан Ләйсән Шәрипова, Матадан Рәшит Карамов, Тучыбайдан Ришат Зөлкаровлар үз яшь категориясендә ГТО нормаларын алтын билгеләренә тапшырган райондашларыбыз исемлеген тулыландырдылар.

Озынлыкка сикерүдә, пневматик винтовкадан атышуда, гер күтәрүдә, йөзүдә hәм башка күнекмәләр башкаруда үзләрен сынады. Командаларга килгәндә, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы командасы беренче урынга лаек булды. Районның комуналь хуҗалыгы hәм үзәк район больницасы командалары икенче урыннарны яуладалар. „Радуга” кулланучылар җәмгыяте hәм район үзегенең „Белоснежка” балалар бакчасы командасы өченче урыннарга чыктылар.

Рифина НИГАМӘЕВА.