Балтачта Рәлиф Шакирҗановның китап туе

22 Март, 2019 - 15:16


Үзәкләштерелгән район китапханәсендә Рәлиф Шакирҗановның узган елда дөнья күргән „Староянбаево: история, люди, события” китабының презентациясе үтте. Рәлиф Шакирҗан улының китап туена элек бергә эшләгән хезмәттәшләре, авылдашлары, укучылары hәм тарих белән кызыксынучан шәхесләр килгән иде.

Чарада чыгыш ясаучы hәр кеше Рәлиф Шакирҗановның тынгысыз, эзләнүчән, җаваплы, башланган эшне ахырына кадәр башкаручан, тәвәккәл, талапчән, кеше буларак характерладылар. Бу буш сүзләр түгел, алар еллар дәвамында тырыш хезмәт белән исбатланган . Озак еллар балаларга белем hәм тәрбия биргән укытучы, мәктәп директоры, җитәкче, остаз ул. Балтач районының Почётлы гражданины, педагогик хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе Рәлиф Шакирҗановның әлеге китабы яшь буынга тарихны өйрәтүдә зур ядкарь. Чараны алып баручылар Гүзәл Камалтдинова hәм Зилә Кашаповалар китап авторының биографиясенә, хезмәт юлына hәм шәхси тормышына аерым тукталдылар.

Рәлиф Шакирҗанов шушы китапны язу тарихы, материаллар туплауда, бастыруда ярдәм күрсәткән кешеләр хакында сөйләде. Китап чыгару нияте белән 1989нчы елдан алып мәгълүматлар туплый башлаган.
—Китапны тормыш иптәшем Ралия, кызым Эльвира hәм мин, өчәүләшеп яздык. Аны алты тапкыр күчереп язарга туры килде. Яңа мәгълүматлар килгән саен өстәү, төзәтмәләр кертү белән бәйле ул. Фотографияләргә шәхси архивым аеруча бай. Уфада укыган елларда ук фотоаппарат сатып алдым, кайда гына барсам да аны кулымнан төшермәдем, —ди ул.

Мәгълүмат туплау йөзеннән районда туган як тарихын өйрәнүчеләрдән алып, Русия дәрәҗәсендәге тарихчыларга, язмаларга мөрәҗәгать итә. Аларның hәммәсен дә исемләп рәхмәт сүзләре юллады ул. Иске Янбай модельле авыл китапханәсе китапханәчесе Рәзинә Ханова, Иске Янбай авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы Светлана Дильмиева, район укытучылары арасында Октябрь революциясе орденына лаек булган бердәнбер укытучы Мәсидә Корбанова, гарәп телендә язылган тарихи чыганакларны татар теленә тәрҗемә иткән хәзрәт Филүс Камалтдинов hәм башка бик күп кешеләргә рәхмәт сүзләре юллады. Китапханәләрдә, архивларда, музейларда эзләнүләренә аерым тукталды.

Район мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәмәтова китап авторына җылы теләкләрен юллады. Китап презентациясенә бәби туена кебек шатланып килдек, дип белдерде Рәлиф Шәкирҗановның элек бергә эшләгән хезмәттәше, туган як тарихы белән кызыксынучы, БР атказанган укытучысы Хәнәфи Вәлиев. Тирән фикерләү сәләтенә ия, үз районын, туган авылын яраткан кешеләр генә мондый хезмәтне киләсе буынга язып калдыра ала, дип белдерде.

Ветераннар советы рәисе Гали Сәрвәртдинов эзләнү эше, тарих 1-2 ел эчендә генә язылмаганын билгеләде. Соңгы елларда авыл тарихын язуда күтәрелеш күзәтелгәнлеген белдерде.
Авылдашы хакында җылы сүзләрне китапхәнәче Рәзинә Ханова да җиткерде. Үзенең күркәм гомер юбилеенә авылдашлары өчен зур бүләк — китап бастыруын әйтте. Иске Янбай авылы халкы өчен бу зур тарихи мизгелгә тиң булуын ассызыклады. Егерме ел элек Иске Янбай авылында туган якны өйрәнү буенча район семинары оештырылган. Туган якны өйрәнүче Наил Хаҗиев Рәлиф Шакирҗановка туган якның тарихын язарга дигән наказ биргән. Рәлиф Шәкирҗанов20 ел элек бирелгән наказны үтәде, диде китапхәнче. Таза—исән булып, җан тынычлыгында тагын да иҗат итәргә язсын, дигән теләкләрен җиткерде. Көндәшле авылында гомер итүче, туган як тарихын өйрәнүче Нәфис Хәмәтнуровның Рәлиф Шакирҗановка атап язган шигырен укып ишеттерде.

Китапны язуда үз өлешен керткән хәзрәт Филүс Камалтдинов үз фикерләрен җиткерде. Актив тормыш позициясе белән яшәгән Зәлфирә Гатина, Иске Уразайдан Рим Закиров, Илекәй авылыннан туган як тарихы белән кызыксынучы Әнгам Мостафиннар үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Районның 90 еллык юбилее уңаеннан аның тарихы, кешеләре турында китап бастыру планлаштырылганлыгы хакында гәзит укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Шушы эш өчен җаваплы булган Ханис Хаҗимов та чарада катнашты. Моның өчен 1 ел вакыт калды, халык активрак булсын, мәгълүматны электрон вариантта җибәрсеннәр иде дигән теләкләрен юллады. Тарихны өйрәнүдә тәтешлеләрне үрнәк итеп куйды. Мәсәлән, анда район тарихын чагылдырган 1 мең битле китап нәшер иткәннәр икән. Элек-электән дус булдык, киләчәктә тә илhамланып иҗат итәргә язсын дигән теләкләрен Рәлиф Шакирҗановка юллады.

Озак еллар Түбән Сикияз авылында балаларга белем hәм тәрбия биргән, югары үрләр яулауга ирешкән Иске Янбай авылы кызы Роза Мифтахова шундый китап бастырганы авторга рәхмәт сүзләре юллады.

— Шушы китапны укыгач бала чакка кайткан сыман хис иттем, без уйнап үскән болыннарның, чишмәләрнең тарихын укыганда шул елламрны күңелемдә яңарттым. Миңа таныш hәр кешенең исеме язылуын белән кадерле. Түбән Сикиязда яшәвемә шактый вакыт узды. Авыл тарихын яз әле, дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Әмма авыл тарихын төгәл, бер кешесен дә читтә калдырмый язу өчен шунда туып-үсеп, шунда яшәргә кирәк, — диде ул.

Чынлап та шушы сүзләр чараның кульминацион ноктасы булды дисәк тә була. Рәлиф Шакирҗанов туган авылының чын патриоты, аның кебек кешеләр генә тарихны дөрес күзаллый аладыр.
Рәлиф Шакирҗановның китап туена аның укучылары килүе белән икеләтә истәлекле hәм җылы булды ул чара. Рәвия hәм Кадим Суфияровлар аң-белем биргән укытучыларына рәхмәт сүзләре әйтеп, җыр бүләк иттеләр.
Әлеге вакытта Иске Балтач 2 нче урта мәктәбендә татар теле hәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Лилианна Җәмил кызы Рәлиф Шакирҗанов җитәкчелегендә Украинага сәяхәткә барулары хакында җылы истәлекләре белән уртаклашты. Китапханә директоры Лилия Хөсәенова урындагы авторларның китабы дөнья күрүе икеләтә шатлыклы икәнлеген билгеләде, арытабан уңышлар теләде.

Җылы аралашу мохитендә узды чара. Лариса Дельмиева, Әлфинә Нуркаевалар туган якның көче хакында җырлар башкарды. Презентация ахырында китап авторы Рәлиф Шакирҗанов килгән кунакларга үзенең озак еллар дәвамында туплаган хезмәт җимешен —китабын бүләк итте.

Рифина НИГАМӘЕВА.