Яңа Ямурза авылының мәдәният учагы йозакта

21 Март, 2019 - 15:28

„Яңа Ямурза авыл клубы дүрт ел инде йозакта утыра. Мондый зур, 200 кешегә исәпләнгән мәдәният учагы районда юк. Заманында лауреатлар, дипломантлар үстергән мәдәният учагы ул. Бию коллективлары бер конкурстан да читтә калмады, „Данлы бию коллективы” статусын алдылар. Шушындый эшләр сүнде. Дүрт ел элек салкыннарда торбаларның туңуы белән башланды бу аянычлы хәл. Бераздан бу кадәр зур клубны җылытырга бюджет акчасы җитми, диделәр. Янәшәдә зур котельня булып, шушы ремонтны үткәреп җайга салырга мөмкиндер бит. Аны ремонтлау өчен зур чыгымнар да кирәкми,”¬—дип язган Хәнәфи Вәлиев.