Югары Янактайда терлекчелек фермасының гөрләп торган чаклары бар иде...

21 Март, 2019 - 12:01

Хәнәфи Вәлиев авылларның киләчәге өчен борчылып, редакциягә туган авылы — Яңа Ямурзада, күрше Югары Янактай авылындагы ташландык хәлдәге объектларны фотога төшереп алып килде.

Совет иленең байлыгы нык булган икән, 25 елдан артык вакыт үтүенә карамастан, илне талау hаман дәвам итә. Авылларда төзелгән абзарларны җимерү, сүтү дәвам итә. „Безнең обúектларны кем сүттерә, җимерә, аны саклап калып булмый мени? Авыр чорда төзелгән, күпме акча түгелгән...” — дип авыл халкы борчыла.

Ул абзарларны кем сата, кемгә сата, күпмегә сата, акчасы кем кесәсенә керә, дигән сораулар авыл кешенең күңелен өшетә. Гади авыл халкы көче белән төзелгән объектларны, бу тармакка бер кысылышы булмаган жуликлар сатсын әле. Икенчеләре өченчесенә сатып янә акча „эшли”. Киләчәктә авыл территориясеннән бер кирпеч тә чыгармаска, объектларны сүттермәскә. Авыл кешесе каршылык күрсәтергә тиеш, авыл старосталарына, авыл советы депутатларына активлык йөкләү турында сораулар Хөкүмәт дәрәҗәсендә күтерәлде. Әгәр дә уйланылганнар барып чыкмаса БР Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка хәбәр итәргә була. Авылларны сүттермәскә күмәк каршылык күрсәтү турында ул искәртте, авыллар илнең киләчәге дип билгеләде.
Шунысы гаҗәп, нигә бу гамьсезлекккә прокуратура, полиция hәм башка хокук саклау органнары күз йомып карый. Урлашучыларны туктатырга кирәк. Алар ярдәм итсәләр рәхмәтле булыр идек дип язган Хәнәфи Газизов.

Әлеге мәлдә Югары Янактай авылында кирпечтән төзелгән ферманы сүтү эше бара. Варварларча сүтәләр дисәк тә арттыру булмас. Аны кем сүттерә? Ни максат белән сүтә? дигән сорау бирә.