Балтачта “Бурычлы кеше” операциясе башланды

18 Март, 2019 - 15:56


Агымдагы елның 18 мартыннан 27нче мартына кадәр Русия Эчке Эшләр Министрлыгының Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре “Бурычлы кеше” дип исемләнгән профилактик чара үткәрә.

Бу мөhим кампания махсус карар нигезендә даими рәвештә оештырыла. Административ штрафларны вакытында түләмәгән кешеләргә катгый чаралар күрүгә кайтып кала. Гыйнвар, февраль айларында 6 кеше җаваплылыкка тарттырылды. Алар барысы штрафларны вакытында түләмәгән гражданнар. Әгәр дә сезнең түләнмәгән штрафларыгыз бар икән, аны вакытында түләргә кирәк.

Административ җаваплылыкка тарттырылганчы бурычларыгыздан вакытында котылырга чакырабыз. Штрафны түләү өчен квитанцияләр кешенең яшәгән урынына җибәрелә.

Әлфинә ФАЗЛЫЕВА,
административ законлыкны үтәү юнәлеше өлкән инспекторы.