Чәчәкләрнең санын ишәйтүче — Үстерүче hәм бәйләүче Фәүкыя

15 Март, 2019 - 16:08

Иштирәк авылында гомер итүче Фәүкыя Ибраhимова үз куллары белән гүзәллек тудыручы райондашларыбызның берсе. Бакчасын да, өен дә аллы-гөлле чәчәкләргә күмгән ул.

Фәүкыя Фәүкать кызы бар гомерен балаларга белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган. Ничәмә буын укучыларына матурлыкны күрергә, аны сакларга өйрәткән ул. Иштирәк, Чишмә, Яңа Ямурза мәктәпләрендә төрле фәннәр буенча белем бирергә туры килә аңа. Шул сәбәпле ул бервакытта да укудан, үсүдән hәм камилләшүдән туктамый.

Фәүкыя Фәүкать кызына кул эшләренә сәләт әнисеннән бирелгән. Әнисе өйрәтүе буенча оекбашлар, тапочкалар бәйли башлый ул. Арытабан кофталар, хәтта күлмәкләр дә бәйли. Мәктәптән, төп хезмәтеннән китү белән ул бар булмышын кул эшләренә багышлый. Өендә ыргак ярдәмендә бәйләнгән чәчәкләрнең ниндие генә юк. Ләләләр, розалар, фиалкалар, орхидеялар... Алар төсләре, формасы ягыннан аерылалар.

—Телевизор караганда да бәйләмемне кулымнан төшермим.Кайда гына барсам да магазиннарга керү белән җепләр карыйм, аларның яңалары кайтканын көтеп кенә торам. Хәтта күз йомып та чәчәкләрне бәйли алам ди,— ди ул.

Фәүкыя апа мондый матурлыкны элек журналлардан карап булдырса, хәзер видеодәресләр аша да яңаларын өйрәнә. Уңган кешенең өендә чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Әйберләр зәвык белән тезелгән, хәтта чәчәкләрнең кайсысына да карарга белмәссең. Ћәр букетының тарихы бар. Аларның ничек эшләнгәнлеге хакында сөйләгәндә күзләреннә очкыннар сибелә. Ћәр эшен шулкадәр яратканлыгын, аларның кадерле булуы күренеп тора. Чәчәкләрнең күңеленә тынычлык, рәхәтлек биргәне чагыла. Әти-әнисенең гомер бәйрәменә пар күгәрченнәр дә бәйләгән ул. Кабырчыклар белән бизәлгән сәгатьләр, картиналар күзгә чагыла.

—Язга чыккач кына бәйләмемне куям, чөнки бакчадагы мәшәкатьләргә күчәм. Розадан башка бар төр чәчәкләрне үстерәм. Ә розаны үстермим. Чәчәкләр патшабикәсен мин бәйлим, — ди оста куллы ханым.
Фәүкыя Фәүкать кызы кул эшләрен сатмый, аларны ул якыннарына бүләк итә. Газиз кешеләрен күз нурлары түгеп эшләнгән әйберләре белән сөендерергә ярата ул.

Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.