Иштирәк hәм Чишмә авылларының өлгер хат ташучысы

15 Март, 2019 - 11:48


Рәфисә Рәхимова 30 ел буена Иштирәк hәм Чишмә авыллары халкына гәзит –журналлар ташый. Озак еллар дәвамында тырыш хезмәте өчен Рәфисә Рафыйк кызы Почта Элемтәсе ветераны исеменә лаек була.

Районыбызда көч салган хат ташучыларның күбесе шактый тәҗрибәгә ия ханымнар. Рәфисә Рафыйк кызы да 1989нчы елдан алып бу вазифада. Свердловск шәhәрендә оператор-элемтәче hөнәрен үзләштереп, 1 ел эшләгәннән соң, ул туган авылы Иштирәккә кайта.

— Эшли башлаган чорда район гәзитен 200гә якын йортта алдыралар иде. Мәктәп укытучыларының эш буенча алган гәзит-журналлары да күп. Бәйрәм саен кочак-кочак открыткалар, посылкаларны Яңа Ямурза авылыннан көчкә күтәреп кайта торган идем. Бүген ике авылга 3 дистә данә район гәзитен таратам. Авылда халык саны кими. Буш торган йортлар да күп. Яшьләр исә яңалыкларны компьютердан карауны хуп күрә, — ди ул.

Бүген гәзитләр саны күренеп кимесә дә, эшенең мәшәкатьләре арта гына. Иң авыры — товар сату. Хәзер сәүдә үзәкләре, магазиннар күп. Кешегә әйберне мәҗбүри этеп биреп булмый. Халык белән уртак тел табып эшләгәндә генә моңа ирешергә мөмкин.
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе саннарының берсендә укырсыз.

Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.