Эльвина акыллы hәм чибәр райондашларыбызның берсе.

7 Март, 2019 - 12:08

Иске Балтач авылында туып-үскән Эльвина Сафина Казан дәүләт энергетик университетында белем ала. Райондашыбыз мәктәп елларыннан журналист булырга хыялланса да, якын кешеләре киңәше буенча инженер-энергетик hөнәрен сайлый. Балачактан шушы җитди hөнәргә якын булуы, шушы мохиттә үсүе моңа этәргеч биргәндер, күрәсең.

Эльвина Флорит кызы Иске Балтач 2нче урта мәктәбен тәмамлаган. Мәктәп елларыннан ук үзен бар яклап та сәләтле укучы итеп таныта. Мәктәптә бары тик „5” ле билгеләренә укыган кыз югары уку йортын да кызыл дипломга тәмамларга ниятли. Булачак инженер-энергетик ул.

Төркемнәрендә 20 егет hәм нибары 4 кыз укый икән. Кызларга укуда өстенлекләр бардыр, дигән соравыма, электр белән бәйле әйберләр өчен синең кем булуың мөhим түгел, белемең төпле булуы кирәк дигән җавапны ишеттем. Чынлап та электр белән бәйле hәр әйбер белән эш итү хатын-кызларны гына түгел, хәтта кайбер ирләрне дә куркуга салырга мөмкин. Күбесенчә ир-егетләр тукталган hөнәрне сайлавында электр станциясендә диспетчер булып эшләгән әтисенең киңәше мөhим була. Балачакта подстанция бинасында яшәп торулары, шундагы җиhазларны күреп үсүе дә сәбәп булгандыр. Эльвинаның зур әтисе дә Көндәшле авылында электромонтёр булып эшләгән икән. Электрчылар династиясен Эльвина лаеклы дәвам итүче. Хәзер ул бар булмышы белән җитди hөнәр үзләштерә. Укырга кергән мәлләрдә кыенрак булса, өлкән курсларда кызыксынуы көчәя. Станцияләргә экскурсия кылу, практика вакытларында булачак hөнәренең никадәр җаваплы hәм мавыктыргыч икәненә төшенә.
Мәктәп елларында рәсем төшерү, бию, кул эшләре түгәрәкләрендә шөгыльләнгән. Ундүрт яшеннән шигырьләр иҗат иткән. Казанга укырга баргач та гомум торакта староста була.

Эльвина күпкырлы шәхес. Зур тырышлык салып үзләштергән hөнәре аңа бары тик уңышлар китерсен.

Рифина ГАЛИЕВА.