Асавкалы Хәбибрахман Фәттәхов яшьләргә өлге

6 Март, 2019 - 10:18

Асавка авылында яшәүче Хәбибрахман Фәттәховка 85 яшь. Өлкән яшьтә булуына карамастан, бер минутын да бушка уздырырга яратмый ул. Юмор, дөньяга позитив караш, hәрвакыт эш белән мәшгуль булу — мондый бәхетле картлыкның нигезе.

Үз аягыңда йөрү, аек фикер йөртү, үз балаларың белән яшәү үзе зур бәхет. Кайберәүләр бу төшенчәләрдән мәхрүм булгач кына моны аңлый. Хәбибрахман бабай яшендәгеләрнең дә күбесе урында ятарга мәҗбүр. Яхшы уйда булуы, кешеләр белән уртак тел таба белүе, hәр нәрсәгә уңай фикердә булуы, бәлки, яхшы нәселдәнлеге Хәбибрахман Имай улын физик hәм рухи яктан сәламәт итәдер.

Сугыш башланганда аңа нибары 9 яшь була. Әтисен, олы яшьтә булганга, сугышка алмыйлар. Хәбибрахман бабайга нибары 3 сыйныф белем алырга насыйп була. Арытабан төрле эшләр башкара, басуда чүп утау булсынмы, печән хәзерләүме— балалар бер эштән дә калмый. Бераздан ат җиңә башлый. Ул чорда колхоздагы эшнең очы-кырые юк. 1952нче елда яшь егет Балтачка тракторчылар курсына укырга юллана. „Урал” колхозында 27 ел тракторчы булып эшли. Иң беренче „У-2” тракторында эшләүне йөклиләр. Яңа ДТ-75 тракторы кайтарылгач, аны башкаручан егеткә ышанып тапшыралар. Район үзәгенә, Карыш авылларына ремонтка йөрүләр, көндез колхоз эшендә, төнлә кешеләргә утын, печән китерүләр, агач кайтарулар әллә кайда артта калган кебек хәзер. Хәбибрахман Фәттахов алдынгы тракторчылар сафында була. Аның белән бергә эшләгән кешеләр юк инде. Тырыш хезмәте өчен җылы тун, көзге hәм башка бүләкләр биргәннәре хакында да безгә ул бәян итте.

Авылда бер-бер артлы яңа өйләр күтәрелә. ” Агачларны без генә кисеп бетердек, инде, кызым”,— дип көлә ул. 1961нче елда Хәбибрахман Имай улы Аскын районы Мута-Елга авылы кызы Фатыйма Талип кызы белән гаилә коралар. Яшьләр иске өй алып үзаллы яши башлыйлар.

—Ике ел сыерсыз торырга туры килде. Гомерем булса сыердан аерылмам, дигән идем. Әле дә сыер карыйм. Печән дә чабарга йөри идем. Узган елда балалар, әти, кайт инде, интегеп йөрмә, дип әйткәч кенә башкача бармадым, — ди ул.

Үз көчләре белән яңа йорт салып керәләр. Куралтыдагы бар әйберне үзе төзегән ул. Агач эшенә оста булган. Бизәкләп ясалган тәрәзә йөзлекләре, киртәләр аның күңел җылысын саклый. Йон тетеп, киез итекләр баскан. Безгә дә үзенең күңел җылысын, күз нурларын салып эшләгән киез итекләрен күрсәтте. Эретеп-ябыштыру эшләренә дә оста икән.

—Нәрсә уйлыйм — шуны эшләми туктамыйм. Минем әти дә алтын куллы кеше булган. Самоварларны ремонтлау эшенә сәләт аннар бирелгәндер миңа. Минем әти чыгышы белән Нөркә авылыннан, ә әнием Сәйтәк кешесе булган. Кавышкач алар Аскын районы Базанчат авылында яшәгәннәр. Әтием Асавкага килеп самоварлар ремонтлап йөргән мәлендә, hөнәрле булгач дуслары аны бу авылга яшәргә чакырганнар. Миңа 40 көн булганда, әтиләр Асавкага күченеп килгәннәр. Без ишле булганыз, апам hәм сеңелем кызамык авыруыннан үлгәннәр. Дүрт бала үстек, бүгенге көндә энем генә исән. Ул Яңавыл районы Эткенә авылында яши, мал врачы булып эшләде. Ул кайткач туганнарны бер барлап кайтасы килә әле, — ди ул.
Кулы эшкә оста Хәбибрахман Фәттахов ун ел тимерлектә эшли. Колхоз эшеннән тыш, авыл халкы нинди генә йомыш белән генә аңа мөрәҗәгать итми. Берсен дә борып чыгармый, hәрвакыт үтенечләрен үтәргә тырыша. Ике ел ындыр табагында эшли. „Абый, бар инде ял ит инде, безгә дә эш урыны кирәк, дигәч туктарга туры килде инде”, — дип көлә.
Бүген дә ул үзенең дөньяга позитив карашын югалтмаган. Яңалыклардан артта калырга тырышмый. „Өмет” —иң яратып укыган гәзите. Өч кенә сыйныф укыган димәссең. Урысча да белә, исәпли. Бүлү генә читен булуын ассызыклый.

Тормыш иптәше белән өч кыз үстерәләр. Өлкән кызлары Рима гаиләсе белән Дүртөйледә яши. Мәсхүдә кызлары Уфа шәhәрендә гомер кичерә. Хәбибрахман бабайның тормыш иптәше вафат булуына 11 ел вакыт узган. Бүген ул кече кызы Альфира, аның гаиләсе белән бергә гомер кичерә.

— Нәрсә ватылса да әткәйгә әйтәм. Ул шунда ук эшләп тә куя. Авыр, юклык заманда үскәнгә бер нәрсәне дә әрәм итәргә яратмый ул. Бер­ике сүз белән үзенең фикерен оста итеп әйтү сәләте дә бар аңарда, кызык, юморлы кеше ул безнең әти,— ди бергә яшәгән кызы Альфира.
Хәбибрахман бабай тирә-юньдә нәрсәләр булганлыгы белән дә кызыксынып яши. Күршеләре, туганнары белән аралашып гомер көзләреннән атлый.

— Кызым, без юклык чорында яшәсәк, эшләсәк тә тату булдык. Син— татар, мин — удмурт дип бер-беребезне кыерсытмадык. Эш булгач начарлык кылу түгел, яманлык уйларга да вакытыбыз булмады. Бар кеше бертигез иде. Хәзер дә шулай була күрсен, — ди ул.

Хәбибрахман Имай улының 5 оныгы, 2 туруны бар. Балаларча эчкерсезлеге, самимилеге белән күңелгә якын булды. Авылдашлары да аның ярдәмчеллеге, юморы өчен якын күрә, үз итә.

Рифина ГАЛИЕВА.
Автор фотосы.