Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең „Виктория” командасы җиңүче

1 Март, 2019 - 15:02


"Ватан сакчылары, алга!” республика спорт уены безнең районда өченче ел рәттән үткәрелә. Быел аның муниципаль этабында 16 белем бирү учагыннан 112 укучы катнашты. Район мәдәният сараенда үткәндә бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары көч сынашты.

Әлеге чара укучыларда патриотик хис тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, төрле шартларда дөрес карар кабул итү максатыннан оештырыла. Уен балалар арасында зур популярлык яуларга өлгергән дә инде. Укучылар hәммәсе дә күтәренке кәефтә, барысында да җиңүгә омтылыш зур. Чараның флагын күтәрү хокукы узган елда җиңү яулаган команданың вәкиле — Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Ләйлә Шәймөхәмәтовага тапшырылды. Баш судья— район мәгариф бүлеге методисты Илназ Әхмәтов балаларны сәламләп, уенның шартлары, бәйгеләр гадел булуын, көчлеләрнең җиңүен теләде.

Әйтергә кирәк, бу бәйге бары тик башлангыч сыйныф укучылары арасында оештырыла. Чираттагысына Тучыбай мәктәбеннән тыш, барлык белем учакларыннан да укучылар килде. Таныштыру биременә 16 команданың hәрберсе зур әзерлек белән килде. Нөркә урта мәктәбе укучыларының шигырь сөйләүләре, Югары Карыш урта мәктәпләренең биþләре үзенчәлекле булды. Район үзәгенең башлангыч мәктәбе исеменнән чыгыш ясаган Илназ Сәитгалиевның җыры дә чагу номер буларак хәтердә калды. Гомумән алганда, хәрби җырлар, җитез биþләргә бай булды әлеге тамаша. Кызларның сыгылмалылыгы, ир балларның җитезлеге сокландырды.
Укучылар каршылыклар полосасын үтте, дөрес ориентир сайлау, þл йөрү кагыйдәләрен белү буенча ярышты.

Экология белән бәйле сорауларга җавап кайтардылар. Роботехника өлкәсендәге мәгúлүматларын сынап карадылар. Капитаннар өчен махсус конкурслар оештырылды.

Барлык сынауларны үткәннән соң, җиңүчеләр билгеләнде. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе командасы „Ватан сакчылары, алга!” уенының муниципаль этабында җиңүче булды. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе командасы икенче урын яулады. Нөркә мәктәбе укучылары өченче урынга чыкты. Чарада катнашкан укучыларның hәммәсенә сертификатлар тапшырылды.

Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары
.