Балтачның төрле тармак җитәкчеләре – чаңгы трассасында

26 Февраль, 2019 - 11:37

Гүзәл затлар арасында балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлназ Рәхимҗанова беренче урын яулады. Инзилә Гасыймҗанова— икенче, Фәнүзә Вәлинурова өченче урыннарга чыктылар. Көчле зат вәкилләре арасында Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы Игорь Яниев— җиңүче. Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров икенче урынга лаек булды. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев өченче урынны яулады.