Балтачта узган чаңгы ярышларында мәгариф, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дә җитезлек күрсәтте

26 Февраль, 2019 - 11:21

Якташыбыз, Асавка авылы егете, паралимпия чемпионы Рөстәм Гарифуллин истәлегенә оештырылган чаңгы ярышында 51-60 яшькә чаңгычылар категориясендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Илүзә Низамова беренче урын яулады. Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәре Лена Зарафетдинова — икенче, Түбән Сикияз урта мәктәбе укытучысы Мәбния Арсланова өченче урынга чыкты.