Балтач районы мәктәпләре физкультура укытучылары чаңгы спортын яхшы пропагандалый

26 Февраль, 2019 - 11:05

Якташыбыз, Асавка авылы егете, паралимпия чемпионы Рөстәм Гарифуллин истәлегенә оештырылган чаңгы ярышында 51-60 яшькә чаңгычылар категориясендә Асавка авылыннан Лев Зиянгиров беренчелекне яулады. Яңа Ямурзадан Анисим Минилиев икенче урынга лаек булды. Иске Балтачтан Эрик Исиметов өченче урынга чыкты.