Балтачлылар„Лыжня России- ­2019”акциясенә бердәм кушылды

25 Февраль, 2019 - 16:55


Ватанны саклаучылар көнендә „Көньяк” микрорайонының чаңгы трассасында „Лыжня России ­2019”акциясе оештырылды. Ул якташыбыз, Асавка авылы егете, паралимпия чемпионы Рөстәм Гарифуллин истәлегенә багышланды. Ярышта 150 дән артык кеше катнашты.

Иң тәүдә башлангыч сыйныф укучылары трассага чыкты. Алар 1 километр аралыкны чаңгыда йөрүдә көч сынашты. Район үзәгенең „Көньяк” микрорайонындагы башлангыч мәктәп укучылары Айдар Галимов — беренче, Тимур Әхкәмов икенче урынга лаек булды.Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучысы Даниэль Давлетшин өченче урынга чыкты. Кызлар арасында район үзәгенең „Көньяк” микрорайонындагы башлангыч мәктәп укучысы Аделина Шафиева беренче урынны яулады. Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Наилә Имаева икенче урынга лаек булды. Түбән Иванай урта мәктәбе укучысы Лидия Акузина өченче урынга чыкты.

5—7 сыйныф укучылары 2 километр аралыкны чаңгыда йөрүдә узышты. Егетләр арасында Штәнде урта мәктәбе укучысы Алмаз Карамов финишка беренче булып килде. Түбән Иванай урта мәктәбе укучысы Евгений Бикмурзин пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Тимур Шафиев өченче урынга чыкты.

Әлеге яшь категориясендә кызлар арасында Түбән Сикияз урта мәктәбе укучысы Лиана Ширияздановага җитүче булмады. Шәвъяды урта мәктәбе укучысы Валерия Шәйнурова икенче урынга лаек булса, Асавка гомуми белем бирү мәктәбеннән Элиза Хатипова өченче урынга чыкты.